tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары “Татмедиа” җитәкчеләре белән очраштылар
Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары “Татмедиа” җитәкчеләре белән очраштылар

Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары “Татмедиа” җитәкчеләре белән очраштылар

Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов белән очрашуда катнаштылар.

Делегатларны Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. Ул журналистларга “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге һәм бүгенге көнгә актуаль булган мәсьәләләр хакында сөйләде:

– Җитәкчелек белән халык аралашып яшәргә тиеш. Без социаль челтәрләрдә эшләүгә игътибар белән карый башладык. Аудиторияне саклап калу, алар белән элемтәдә тору өчен мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

“Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, милләт киләчәге балалар кулында.

-Балалар татар телен белмәсә, безнең эштә нинди мәгънә? Төбәкләрдә яшәгән балаларны да татар телендә аралаштырырга кирәк. Бу юнәлештә эшләргә бурычлар куелды. Безнең балалар өчен төрле проектлар эшләп килә, YouTube та видеолар чыга, – диде ул.

Шулай ук “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры блогерлык юнәлеше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлешне өйрәнер өчен мөмкинлекләр күп.

-Бу очрашу нәтиҗәсе буларак, җитәкчелеккә хат әзерләрбез. Анда бүген күтәрелгән мәсьәлелерне яктыртырбыз, – дип йомгаклады чыгышын Шамил Садыйков.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*