tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында каз өмәсе үткәрелде
Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында каз өмәсе үткәрелде

Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында каз өмәсе үткәрелде

Һәр елдагы сыман октябрь ае башлануга авылларда каз өмәләре башланып китә. Балалар бакчаларында да мондый матур йолаларны үткәрү гадәткә кереп бара.

Без районның «Ак калфак» берләшмәсе коллективы Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелгән «Каз өмәсе» йоласын карап тамаша кылып кайттык.

Балалар бакчасына аяк басу белән бүлмәләрнең бизәлеше игътибарны җәлеп итә. Район җирлегендә яшәп ятучы биш милләт вәкилләренең милли киемнәрен тегеп, кечкенә музей оештырганнар.

Үткәрелгән кичәнең эчтәлеге бик бай. Балалар милли киемнәр кигәннәр, үзләре матур итеп сөйлиләр, җырлыйлар. Йоланы җиренә җиткереп күрсәтү максатыннан, махсус казлар ясалган. Өйдә әни тәрбиясе дә тамашада бик ачык итеп тасвирланган. Казны ничек йолкырга, йонын һәм каурыен аерым җыеп барырга, эш беткәннән соң әни кеше балаларны каз мае белән майланган коймак белән сыйлавы теманы бик матур итеп ачып сала.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Кукмараның «Кояшкай» балалар бакчасында  каз өмәсе үткәрелде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*