– Без элек-электән казларны күпләп асрадык. Өйдә мәрхүм әнием каз утырта иде. Оялары карават астында тора: килеп утыруга, аякны тешләп тә алалар. Бәләкәй чагымда мин шуларны су буенда саклый идем. – ди Тәслия Галиева. – Үземнең гаиләм булгач та, ел да каз бәбкәләре алып үстерә башладык. Ә быел зурларны алдым, ике ай чамасы ашаттым да өмә ясарга булдым. Каз өмәсез булмый: эше дә күп, аннан бергә дуслар белән күңеллерәк тә. Җырлашып, сөйләшеп, көлешеп, матур гореф-гадәтләргә туры китереп эшлисең бит ул өмәдә. Өмәләр вакыты – бер күңелле чор ул.
Быел да каз өмәсен, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләр кануннарына туры китереп, бәйрәмчә үткәргәннәр. Каз эшкәртүнең үз тәртибе дә бар. Тәслия апа алар турында тәфсилләп сөйләде.
– Казларны чалгач, харам мамыкларын аерым җыеп яндырабыз, канатларындагы һәм койрыктагы каты каурыйларын йолкып, канатларын кисеп, шулай ук аерым җыябыз. Ул каурый мамыкларын, соңыннан эш итеп, мендәр эченә салабыз, мендәрне кабарта каурый мамыклары. Су буена юарга төшкәндә, икенче елга да казлар уңсыннар дип, каурыйларын су буена баргандагы юлга сибеп барасың, – ди Тәслия апа.
Җитез ханымнар эшне тиз тотканнар, казларны эшкәртеп тә куйганнар. Өмәчеләрнең берсе Ләйсәнә Таһирова Тәслия апа үткәрә торган каз өмәсеннән бер дә калмый.
– Каз өмәсе елга бер тапкыр үткәрелә торган матур йола бит ул. Аңа якыннарыңны, туганнарыңны, дус-ишләреңне генә чакырасың. “Эх, менә дусты булгач, аны каз өмәсенә чакырган, безне чакырмаган”, – дип, көлешеп әйтеп куючылар да булган элек. – ди Ләйсәнә Таһирова.
– Тәслия апалардагы өмәбез күңелле үтте. Элекке вакытларда үткәрелгән каз өмәләрен искә алып, сөйләшә-сәйләшә эшләдек. Тәслия бер казын, эч-башларын күп иттереп салып, соңыннан өмәчеләрне чакырды.
Тәслия Галиева белән Ләйсәнә Таһирова, балачак хатирәләрен искә алып, каз бүтәкәсенә ияреп чыга торган бугазны юып, бер кат юка тышчасын салдырганнар һәм, өреп кабартып, уенчыклар ясаганнар. Аларны төрле төсләргә буяп та куйганнар.
– Без бәләкәй чакта, каз бугазын алыр өчен, өмәне көтеп тора идек. Безгә аны әти ясап бирә иде. Аны буяп, чыршыга башка уенчыклар белән элеп куя идек. Без аны куык дип йөртә идек. Без шулай бәләкәй чакта юк нәрсәгә дә куанып йөри идек, – ди Ләйсәнә Таһирова.
Тәслия апаларның казлары матур, симез, чиста булган. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, табыннары мул ризыклы булачак. Исәнлек белән ашарга язсын!
Чыганак: bavly-tat.ru