tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды
Башкортстан Республикасында Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды

Башкортстан Республикасында Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды

Бүген, 6 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Чишмә районының Келәш авылы мәдәният йортында иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, мәгърифәтче, галим-теолог һәм филолог, язучы Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды.

Чарага Зыя Камалиның тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксынучы район һәм авыл халкы, Уфадан килгән кунаклар катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында Зыя Камалиның тормыш юлына байкау ясады, район һәм авыл китапханәләренә тышлыгында Зыя Камили портреты белән якын көннәрдә генә дөнья күргән “Ихлас” журналының яңа санын бүләк итте.

Шулай ук бүген Келәш авылы мәчете диварында бөек мәгърифәтчегә тактаташ та ачылды.

Зыя Камали, Зыяэтдин Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*