tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 7 декабрь, Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килде.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде. Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессы тарихы, структурасы һәм гамәлдәге проектлар турында сөйләде.

Данис Шакиров Сарапул шәһәрендә яшәүче гармунчы, милли хәрәкәттә 30 елдан артык катнашучы Рифкат Шәйдулла улы Шакировны Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләде.

Бүген 18.00 сәг. Габдулла Тукай әдәби музеенда Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары концерты узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*