5-6 март көннәрендә Әстерхан шәһәрендә белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узды. Анда Саратов, Волгоград, Волжск, Армавир, Ростов, Краснодар шәһәрләре, Дагестан һәм Карачай-Чиркәс Республикасы һәм Казахстаннан татар яшьләре җыелды. Бу юлы “Акыл фабрикасы” мәктәбе “Этномәдәни проектлар менеджменты” темасына багышланды. Модераторлар ролен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов үтәде.

“Татар теле дип әйткәндә, сездә нинди ассоциацияләр барлыкка килә? Габдулла Тукая, түбәтәй, чәк-чәк – болар үткән чор сүзләре. Татар проектларын хәзерге заманда актуаль булган әйберләргә, яңа технологияләргә таянып оештырырга кирәк. Шулай итеп, татарныкын актуальләштерергә, актуальне татарчалашатырырга”, – дип ассызыклады ул.
Әстерхан шәһәренең татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Динара Мәҗитова, Саратов шәһәрендәге “Сарытау” татар яшьләре оешмасы рәисе Реналь Ихсанов үзләрендә үтә торган төрле татар чаралары белән таныштырдылар.

“Акыл фабрикасы” мәктәбенең иң кызыклы өлешләренең берсе – “Аргамак” Алмания татар яшьләре оешмасының рәисе Ильяс Ямбаев белән онлайн скайп-конференция иде. Ул үзләрендә үтә торган төрле татар чаралары, проектлары белән таныштырды. “Без үзебезнең оешмада төрле мәдәни, әдәби чаралар үткәрәбез. Башта 6-7 кеше генә җыелса, соңыннан бу сан бик күпкә артты”.

Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы пресс-сәркатибе, катнашучыларга пиар, ничек аны үтемле итү һәм күбрәк аудиториягә җиткерү серләрен ачты. Шулай ук катнашучыларга “Инициатива” бизнес-клубының башкарма директоры Рөстәм Гатауллинның “Проект үсешендә бизнес оешмаларның роле” дигән чыгышы да бик ошады.

Шулай итеп, “Акыл фабрикасы”на җыелган көньяк федераль округы татар яшьләре лидерлары яхшы тәҗрибә тупладылар һәм яңа идеяләр, яңа максатлар белән таралыштылар. Алга таба да татар яшьләре бердәм булыр, файдалы проектлар оештырыр, туган телне саклар дигән теләктә калабыз.
- 62 катнашучы
- 9 шәһәр
- 6 төбәк һәм Казахстан
- 5 проект
- 48 сорау һәм 8 лекция
- 1 стратегик сессия һәм скайп-конференция
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге
