17 гыйнвар көнне Алабуга шәһәренең 34 нче санлы “Салават күпере” балалар бакчасында«Балалар бакчасының белем бирү процессында музей педагогикасы», дип аталган регионара семинар – практикум уздырылды. Семинар эшчәнлегендә бик күп районнардан вәкилләр катнашты Яр Чаллы, Мамадыш, Чистай, Кукмор, Түбән Кама һәм Зәй.
Семинарны балалар бакчасы мөдире Газова Миләүшә Махмутовна «Музей -тәрбия чишмәсе» чыгышы белән ачып җибәрде. Практик өлештә бакча тәрбиячеләре ФДББС ДО буенча белем бирү өлкәләрен кертеп, халык уеннары, белем бирү эшчәнлеге, остаханәләр күрсәтеп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинарда Алабуга шәһәренең балалар бакчаларыннан күп санлы педагоглар, КФУ студентлары катнашып, үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар. “Ак калфак” оешмасы кызлары изү , калфак , беләзек ясау буенча остаханәләр оештырдылар.