tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга шәһәрендә “Салават күпере” балалар бакчасында семинар – практикум уздырылды.
Алабуга шәһәрендә “Салават күпере” балалар бакчасында семинар – практикум уздырылды.

Алабуга шәһәрендә “Салават күпере” балалар бакчасында семинар – практикум уздырылды.

17 гыйнвар көнне Алабуга шәһәренең 34 нче санлы “Салават күпере” балалар бакчасында«Балалар бакчасының белем бирү процессында музей педагогикасы», дип аталган регионара семинар – практикум уздырылды. Семинар эшчәнлегендә бик күп районнардан вәкилләр катнашты Яр Чаллы, Мамадыш, Чистай, Кукмор, Түбән Кама һәм Зәй.

Семинарны балалар бакчасы мөдире Газова Миләүшә Махмутовна «Музей -тәрбия чишмәсе» чыгышы белән ачып җибәрде. Практик өлештә бакча тәрбиячеләре ФДББС​ ДО буенча белем бирү өлкәләрен кертеп, халык уеннары, белем бирү эшчәнлеге, остаханәләр күрсәтеп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинарда Алабуга шәһәренең балалар бакчаларыннан күп санлы педагоглар, КФУ студентлары​ катнашып, үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар. “Ак калфак” оешмасы кызлары изү , калфак , беләзек ясау буенча остаханәләр оештырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*