tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшисе килеп яши
Яшисе килеп яши

Яшисе килеп яши

Ватандашыбыз Ленинград блокадасын кичергән Сатирә Сәгъдиеваның табынга утырган саен күзләре яшьләнә, күңеле ярларыннан ташып тула.​ Камалышта татыган газап-михнәт, ачлык-ялангачлыкны онытырлыкмы соң! Өч елга якын булган чолганыш газабы хәтирәләре аны​ әле дә озата бара. Шул тәмугъ утын күргән 97 яшьлек​ Сатирә әбинең яшәү көче булуы, яшисе килеп яшәве, рух ныклыгы сокландыра.​

Ленинград – миңа бик якын, кадерле, газиз шәһәр, мин аны бернәрсәгә дә алыштырмыйм, халкы – каһарман, чолганышта бирешмичә, аннан чыга​ алды, – ди Сатирә​ әби.​

Камалыш газабын кичергән бу​ ​ якташ белән очрашып, якыннан аралашу яшәү, тормыш фәлсәфәмә гыйбрәт өстәде.​ Камалыш шаукымы аның йөрәгенә, бәгыренә ай нык уелган. Дулкынланып,​ теткәләнгән йөрәге сулкылдап искә ала ул шанлы чорны. Сатирә Сәгъдиева Нева елгасы яры буендагы калага каян барып чыккан булган соң?​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Халыкның​ илнең төрле якларына​ ​ ​”озын берлек”​ ​ эзләп чыгып киткән еллары… Буа районының Ташкичү авылыннан Садретдин белән Гакыйдә (ул Наратбаш авылыннан) Зыятдиновлар да әлеге ният белән үзләрен Ленинградта сынап карарга уйлыйлар.​ Гаилә башлыгы биредә 5нче электр станциясендә электрчы булып эшли. Тегү эшенә оста Гакыйдә исә тегү фабрикасында хезмәт куя. Гаиләда дүрт кыз – Зәйнәп, Сатирә, Зәйтүнә, Гөлҗиһан үсә.​ Илдә сугыш чыга. Садретдин гаиләсе белән камалышта кала. Шанлы еллар… Өлкән кыз Зәйнәп хәрби заводта хисапчы булып эшли. Әти-әниләре дә көне бу хезмәт вахтасында. Эшләгәннәргә исә 200 грамм ипи бирелә. Сатирәгә ул шанлы елларда 13 яшь була. Зәйтүнә белән Гөлҗиһан аннан кечерәкләр.​ ​ Зәмһәррир суыкларда аларны буржуйкалары саклап кала. Дошман очкычларда килеп, шәһәрне еш бомбага тота, аннан аларның күбесе кара төтен чыгарып, җиргә төшеп кадала. Кала халкында аннан да сөенеч нәрсә бар тагын.​ Ә калада ашарга-эчәргә кытлык. Садретдин гаиләсендә алты җан, алты авыз. Зәйтүнә белән Гөлҗиһан ачлыкка түзә алмыйча тоз ашарга мәжбүр була.​ Әнә шул тоз сеңелләре башына җитә дә. Якташ ул кайгылы көнне​ дулкынланмыйча​ ​ ​ ​ ​ сөйли алмый.​

– Сенелләремне​ утын агачы кебек машинага төяп алып китеп,​ Пискарев зиратында бер чокырга күмделәр, – дип искә ала Сатирә.​ ​

Ашамыйча гына түгел, берничә көн су эчмичә дә торган көннәре күп була. Сатирә урманга барып, орлыклар, үлән тамырлары казып ашап әл-хәлләнә. 10 килограмм авырлыкка калган кыз тәмам хәлсезләнә, елгысызлана. Бер таныш табиб очрамаса, аның урыны сеңелләре янында булган булыр иде. Кабыргалары беленеп торган хәлсез Сатирәне​ хастаханәгә салалар. Биредә​ ​ бераз тернәкләнә ул. Камалышта якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомер өзелгән дип санала. Аларның ни бары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытында һәлак булган, калганнарын ачлыктан интегеп үлә. Камалыш газабы турында Питердагы ‘Блокада сакчылары’ музее сөйли.

Биредәге һәр экспонатны еламыйча карарлык түгел. Иң тетрәндергәне күгәреп беткән шул чордагы ипи кыерчыгы. Ул кыерчык ипи тисә әле… Ә ипи карточкаң югалса, яшәү юк, дигән сүз. Ачлыктан интегеп үлүчеләр язып калдырган хатлар​ тетрәндерерлек. Бомба төшеп шартлаган тавышлар сискәндерә.​ Музейда авыр тойгы, хисләр камалышында калып, яшәүнең никадәр кадерле икәнен аңлыйсың.

Сатирә әби​ ул еллардагы мәхшәрне әкрен генә хәтер янчыгыннан​ бушата тора. Үзе​ сөйли, күзендә исә чык тамчылары. Сеңелләрен искә алганда, гаепле кеше сыман аларның фотосурәтларен сыйпый. Блокада михнәте аның әле дә җанын табалый. Ладога күле аша тормыш юлы ачылган көнне тормышында иң бәхетле мизгел дип саный. Кыз әлеге юлны чыкканда бомба төшеп, баш мин селкенә. Бар да артта…​

Садретдин гаиләсе белән туган якларына кайта.​ Сугыштан соң тагын да авыр еллар. Садреттин​ гаиләсе​ белән​ ​ Ленинградны торгызырга дип янә бирегә эшкә килә. Ә алар яшәгән фатирда башка гаилә яши. Гаилә башлыгы эшлап янә торак ала. Сатирә дә кул арасында керә – Зенит фабрикасында фотоаппаратлар ясый. Аның кулыннан нинди генә маркалы​ фотоаппарат узмый, ул бу хезмәткә дүрт дистә ел ул гомерен бирә.

Сатирә йөзәрга оста: Нева елгасын колачлап йөзеп чыга торган була. Иптәш кызлары елганың икенче ягына киемнәрен алып чыга торган булалар. Сугыштан соң кыз Рәкыйп Сагъдиев алты татар егете белән гаилә кора. Рәкыйп кондитер фабрикасында эшли, гаиләдә​ уллары Равил үсә. Тырыш гаилә бакча тотып, мул тормышта яши. Уллары Равил дәузләренә охшаган, тырыш. Үз эшен булдырып, кибетләр тота. Балачак шөгыле булган хоккейга​ тугры ул.​ Ветераннар командасында​ еш ярышларга йөри. Улын да тормышта югалып калмаслык, үз урынын табарлык итеп тәобияли. Әтисен генә түгел, апасы Зәйнәп, Сталин армиясенда хезмәт иткән Исмәгыйль агасын да шәригать кануннарынча соңгы юлга озата, әтисе һәм алар зиратын карап тота.

Сәгъдиевлар тормышында сугыш белән бер вакыйга була. Алар Петроград районындагы фатирларын сатып, башка йортка күченәләр. Алар фатирына күченүчеләр ремонт ясаганда бала бүлмәсендәге дивардан сугыш вакытында кысылып калган снарядка юлыга. Аны​ махсус белгечләр чакыртып алалар. Бу вакыйга турында Питер каласы массакүләм мәгълүмат чаралары гөж килә.​

-Ул фатирда шактый ел гомер иттек, улыбыз шул бүлмәдә үсте, Ә бит аның теләсә кайсы вакытта шартлау куркынычы булган, – ди Сатирә әби.

Ветеран улы, килене Чулпанның ныклы игътибарында көн итә: урын-җире чиста, яхшы мөгамәлә, тәрбияда. Иң мөһиме яшисе килеп яши ул. Анын фатирын​ Җиңу бәйрәме, Блокаданы өзү көнне генә түгел,​ оныгы Эмильнең туган көнендә дә чәчәк бәйләме бизи. Соңгылары әбисе күңеленә аеруча хуш килә., Шул җырлар рухында үскән буын бит ул. Ветеран бүгенге вазгыятькә бик борчыла. Телевизордан яңалыклар тыңлап, ил-көн тынычлыгын, камалышларның башка кабатланмавын тели.​ Табында калган​ ипи балчыклары исә кабат аның кулыннан уза…​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*