Бу хакта алар Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев белән очрашуда белдерде. Республика делегациясе бу атнада Камчатка өлкәсенә эш сәфәре белән барды. Петропавловск-Камчатскийга Приморье – Диңгез буе, Байкал аръягы, Хабаровск, Сахалиндагы татар иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Татар телен саклап калу өчен, мөфтиятләр, татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк, диләр. Тәкъдимнәрнең кайсысын тормышка ашырмакчылар?