Бүген эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәренә бара.
Биредә Милли Шура рәисе Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашачак. Утырышта 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.