tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Татар кызы-2024” өлкә конкурсы узды
Ульяновскида “Татар кызы-2024” өлкә конкурсы узды

Ульяновскида “Татар кызы-2024” өлкә конкурсы узды

Ульяновскида Бөтендөнья татар конгрессы башлангычы белән “Татар кызы-2024” өлкә конкурсы узды. Тугыз чибәр татар кызы дүрт этапта көч сынашып, ана телен ни дәрәҗәдә белүләрен, иҗади, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең финал өлеше Татар мәдәният үзәгендә гөрләп үтте.

Быел “Татар кызы-2024” конкурсы Руслан Фаезов җитәкчелек иткән өлкә татар яшьләре оешмасы тарафыннан үткәрелде. Соңгы тапкыр 2021 елда “Сембер” бизнес-клубы тырышлыгы белән оештырылган гүзәллек конкурсы кабат зур сәхнәгә күтәрелде. Сембер татарлары өчен зур шатлык һәм горурлык бу. Афәрин, милләт җанлы яшьләребез!

Билгеле, күмәкләшеп, кулга-кул тотынышып башкарган эш кенә нәтиҗәле була. Яшьләргә милли оешмалар – “Сембер” бизнес-клубы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, “Өмет” газетасы редакциясе, 17 нче модельле китапханә, “Чәкчәк” кафесы һәм башкалар ярдәм кулы сузды.

Кызларны конкурска сайлап алганда татар телен камил дәрәҗәдә белүләре төп шарт итеп билгеләнгән иде. Туташларның берничәсе ана телендә сөйләшмәсәләр дә, киләчәктә өйрәнергә вәгъдә бирделәр.

Бәйгенең беренче этабында гүзәл затлар аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Уңган туташлар нинди генә милли ризыклар пешермәгәннәр?! Жюрины алар чәкчәк, гөбәдия, пәрәмәч, хәтта тутырган каз белән дә сыйладылар. Кызларның һәммәсе дә аш-суга уңган булып чыкты. Ә менә камыр җәеп токмач кисү кайбер сылукайлар өчен, ай-һай, авырга туры килде. Ни гаҗәп, араларында уклауны беренче тапкыр гына кулларына алучылар да бар иде. Уклау белән камыр җәюгә караганда, машина йөртү күпкә җиңелрәк икән, дип шаяртып алды чая кызлар. Ничек кенә булмасын, бәйге барышында әйтелгән киңәшләрне алар исләрендә тотарлар. Татар егетләрен токмачлы аштан башка гына үзеңә гашыйк итүе мөмкин түгелдер ул.

Спорт ярышлары кызларга аеруча ошады. Монда алар үзләрен бик иркен тоттылар һәм үзара рәхәтләнеп аралаштылар.

Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рузалия Горбунова конкурсантларны изү тегәргә өйрәтте. Ул аларга татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да мавыктыргыч итеп сөйләде.

Интеллектуаль бәйге, ягъни сорауларга җавап бирү кызларның никадәр зирәк булуларын күрсәтте. Алар татарлар тормышына кагылышлы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Шулай ук үзләре белән дә таныштырып үттеләр. Менә шушы этапта татар телен ни дәрәҗәдә белүләре күренде дә инде. Ләлә, Илизә, Гүзәл белән Алсуга тиңнәр табылмады.

“Татар кызы-2024” конкурсының финал өлешендә гүзәл затлар жюри белән тамашачыга үзләренең иҗади осталыкларын бөтен яктан күрсәтергә тырыштылар. Берәүләр моңлы итеп җырлады, икенчеләре очып-очып биеде. “Нур” татар халык театры актрисасы Ләлә Мистякова спектакльдән өзек уйнап күрсәтте. Ә Айгөл Бәширова әнисенең туган авылына кайтып, әбисе сөйләгәннәрне видеога яздырып килгән булып чыкты.

Конкурсантларны һәм тамашачыларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

“Гүзәллек һәм сәләт конкурсында катнашырга тәвәккәллек иткән һәр туташ мактауга лаек. Аларның һәрберсенә уңышлар телик. Киләчәктә бәйгедә үзләрен сынап карарга теләүчеләрнең татар телен белүләренә аерым басым ясарга кирәк.

Конкурсны үткәрү максатында зур көч һәм тырышлык куйган өчен татар яшьләре оешмасына, төп спонсор – “Сембер” бизнес-клубына һәм һәрьяклап ярдәм итүче Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт”,- диде автономия җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин барлык туташларга да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да килеп җитте. Бала вакыттан ук сәхнәдә җырлап йөрүче Алсу Салахутдинова “Иң иҗади кыз” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Алия Бармина – “Иң уңган кыз”, Регина Ахмерова – “Иң максатчан кыз”, Айгөл Бәширова – “Иң зирәк кыз”, Рина Сулагаева “Иң ягымлы кыз” һәм “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы” номинациясендә җиңү бәхетенә иреште. Ләлә Мистяковага – беренче вице-мисс исеме, Гүзәл Байгузинага икенче вице-мисс исеме бирелде. Ә Ульяновск дәүләт педагогия университеты студенты Илизә Шарипованы жюри бертавыштан җиңүче итеп таныды. Илизәгә тантаналы рәвештә мисс таҗын кидерделәр. Ул шулай ук Санкт-Петербургка туристлык юлламасы белән бүләкләнде.

“Татар кызы-2024” титулына ия булган Илизә Шарипова тиздән Пенза шәһәрендә узачак Бөтенроссия гүзәллек бәйгесендә Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәргә җыена. Аңа уңышлар телибез.

Милли конкурсны Назлыгөл Мистякова белән Марат Рамазанов бик тә оста, заманча итеп алып бардылар. Казан кунагы – татар сәхнәсе йолдызы Ясмин тамашачыны моңлы җырлары белән сөендерде.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*