tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы белән сөйләште
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы белән сөйләште

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Губернаторы белән сөйләште

Бүген төнлә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко телефоннан сөйләште. Әңгәмә барышында Омск өлкәсе территорияләрен, шул исәптән татар авылларын су басу мәсьәләсе каралды.

Төбәк һәм җирле хакимият халыкны су басу зоналарыннан эвакуацияли алган, шулай ук күпләр терлек һәм кошларын чыгара алган. Иртыш елгаларында су дәрәҗәсе артуын дәвам итә.

Халыкның тормыш-көнкүреше өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар, әмма шул ук вакытта ярдәм дә кирәк. Гуманитар ярдәм буларак беренче чиратта су һәм ризык, җылы юрганнар, җылыткычлар кирәк. Хакимият су басуда зыян күргәннәргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр түли. Су киткәч, оештырылган комиссияләр һәр йорт һәм торак пункт буенча зыянны бәяләячәк.

Васил Шәйхразыев татар авылларын су басу мәсьәләсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә булуын әйтте. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының ярдәм күрсәтү өчен акча җыюын билгеләде. Пәнҗешәмбе көнне иң кирәкле әйберләр белән беренче фура юлга чыгачак.

Омск өлкәсе губернаторы күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт җиткерде һәм бу авыр чорны лаеклы узачагына ышаныч белдерде. Хәзер мәктәп укучыларын ял лагерьларына җибәрергә кирәк, ә төп ярдәм су киткәннән соң кирәк булачак.

Җитәкчеләр даими рәвештә мәгълүмат алмашырга килештеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*