tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүрт Өйле авылында мемориаль такта куелды
Дүрт Өйле авылында мемориаль такта куелды

Дүрт Өйле авылында мемориаль такта куелды

Дүрт Өйле авылында күркәм чара узды. Чечен сугышында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Хаматгалиев Радикка мемориаль такта куелды.

Чарада төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрбиләр катнашты. Авылыбыз имамы Раил хәзрәт яу кырында ятып калган батыр егетләр рухына дога кылып азан әйтте. Гаделша авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сабирҗанов шундый батыр авылдашыбыз булуы белән ихластан горурлануларын, Радикның әти-әнисенә батыр егет үстергәннәре өчен рәхмәтен әйтте. Әфганстан һәм Чечен сугышында катнашып кайткан егетләр Радикны һәм яу кырында ятып калган хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Радик яшәгән йорт диварына Әфганстан һәм Чечен сугышы ветераннары рәисе Рәфис Мәхмүтов ярдәме белән ясалган истәлек тактасы беркетелде. Әлеге эшне Илдус Хәйретдинов башлап йөрде. Бу изге эш Радикның исемен мәңгеләштерү максатыннан эшләнде. Чарада катнашкан һәрбер кеше Радикны искә алып, йөрәк түрләреннән чыккан җылы сүзләрен җиткерделәр. «Радикның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр, онытмабыз» дип төгәлләделәр сүзләрен.
1998 елның 19 декабрендә Радик Ватан алдындагы бурычын үтәр өчен армия сафларына алына. Әти-әнисенә беренче хатны Мәскәүдән яза. Аннан соң еш кына килгән хатларыннан әти-әнисе, туганнары, авылдашлар аның Владикавказда хезмәт иткәнлеген беләләр. Радик хатларында бер дә зарланмый, үзе белән бар да яхшы икәнлеген хәбәр итеп тора, фотографияләр җибәрә.

Ләкин ничек кенә әти-әнисен тынычландырып хат язса да, сугыш сугыш инде. Һәр адымда үлем сагалап йөри. 1999 елның 10 ноябрендә, Чечен җирендә дош­ман ядрәсе Радикны яралый. Шул ярадан ул 11 ноябрь көнне 19 яшендэ якты дөньядан китә, сызланып-сыкранып мәңгегә күзләрен йома. Радикның үлү хәбәре әти-әнисенә 3 декабрь көнне генә килеп ирешә. 5 декабрь көнне Дүрт Өйле зиратында җирләнә.
Бүлек командиры кече сержант Хаматгалиев Радик Минзәки улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Радикның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Истәлек тактасы каршына куелган канәфер чәчәкләре дә шушы сүзне кабатлый кебек.

Әле бүген дә илебез тыныч түгел. Украинада сугыш бара. Фәридә һәм Рафаэль Шәрифуллиннарның уллары Айрат мәхсус хәрби операциядән яраланып кайтты. Ул яңадан хезмәтен дәвам итәргә тиеш. Айратка һәм хәрби операциядә хезмәт итүче барлык ир-егетләребезгә исән-имин гаиләләре янына кайтуларын телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде.

Бәхет булсын йортыгызда,
Тыныч булсын күгебез.
Исәнлектә һәм саулыкта
Үтсен һәрбер көнебез.

Альбина Нурутдинова, Дүрт Өйле авыл клубы методисты

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*