tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТНВ каналы татар телендә өр-яңа сериал төшерә башлады

ВИДЕО: ТНВ каналы татар телендә өр-яңа сериал төшерә башлады

Беренче тапкыр классик татар әдибенең әсәре сайлап алынган. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повесте. Бу – “Ватан 21нче гасыр” кинокомпаниясенең – Наил Маганов җитәкләгән Татнефть җәмгыятенең хәйрия фонды белән Марат Әхмәтов Рәислегендәге туган телләрне саклау комиссиясенең уртак проекты. Тамашачының татар фильмнарына ихтыяҗы бик зур. Ә монысы халыкны сугышка кадәрге һәм сугыш елларына алып кайтачак. Монда гадәти татар авылының – иңнәренә төшкән сынауны ничек кичерүе, гомумкешелек сыйфатлары, бердәмлеге тасвирлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*