tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында укытучылар татар телен саклау турында фикер алышкан
Казан кооператив институтында укытучылар татар телен саклау турында фикер алышкан

Казан кооператив институтында укытучылар татар телен саклау турында фикер алышкан

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Әстерхан шәһәренең татар теле укытучысы Серур Мифтяева белән очрашу булган.

«Серур Мифтяева Әстерхан өлкәсенең хатын-кызлар арасында беренче шагыйрәсе Газизә Сәмитова иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Татар телен саклаулары турындагы фикерләрен җиткерде. Серур Мифтяева эшчәнлеге татар хатын-кызларына яхшы таныш: Әстерханда ул татар телен саклау юнәлешендә еш очрашулар оештыра. Актив эш юнәлешләре алып бара, белгәннәрен яшь буын вәкилләренә җиткерергә тырыша», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Серур Мифтяеваның укучылары һәрдаим Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган конкурсларда актив катнаша. «Аңа «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән бәйгедә катнашкан укучыларының дипломнарын тапшырдык», – диде ул.

«Чәй өстәле янында Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләде, фикер алышты. Танылган галимә Флюра Ганиева мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә аз сәгатьләр бирелүенә борчылуын әйтте. Очрашуга Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире, тарих фәннәре кандидаты Ильнара Ханипова да килгән иде», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина килгән кунакларны үзәктәге сәүдәгәрләр музеендагы экспонатлар белән таныштырган, үзәк эшчәнлеге турында сөйләгән. «Кунаклар Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеген югары бәяләде. «Бер күрешү – үзе бер гомер», – ди халык. Татар мәдәнияте үзәгендә гомергә тиңләрлек очрашу булды», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*