tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә “Татар халкының җаны” дип аталган бәйге узды
Әстерхан өлкәсендә “Татар халкының җаны” дип аталган бәйге узды

Әстерхан өлкәсендә “Татар халкының җаны” дип аталган бәйге узды

19 май көнне Әстерхан “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте “Татар халкының җаны” дип аталган бәйге уздырды.

Гаилә елы кысаларында оештырылган чара иң яхшы шигырь сөйләү,җыр һәм бию башкару бәйгеләре рәвешендә узды. Төрле номинацияләрдә 60 тан артык кеше катнашты.

Шигырь номинациясендә чарада катнашучылар туган телнең матурлыгы һәм байлыгы,кече ватан,ана, гаилә турында шигырьләр укыдылар. Җырларны да катнашучылар хисле,матур итеп, композиторларның һәм авторларның уйларын тоеп башкардылар. Биючеләр халкыбызның иң матур биюләрен биеп күрсәттеләр.  Гаилә белән бергәләшеп чыгыш ясаучылар да, үз шигырьләрен укучылар да булды.Һәрбер номинациядә башка милләт вәкилләре дә катнашты. Иң яшь катнашучыга 6 яшь,иң олысына 75 яшь.

“Бүгенге бәйгенең максаты – халкыбызның гореф- гадәтләрен,телен саклап калу,башка милләт вәкилләре белән дуслыкны ныгыту. Безнең оешмабыз “Дуслык ” дип атала. Безгә кунакка төрле милләт вәкилләре килә. Бүгенге чарада  аларның да катнашуына без бик шатбыз.  Әстерхан өлкәсе күп милләте регион. Катнаш гаиләләр бик күп. Шул гаиләләрдә татар телендә сөйләшүче балалар булуына мин бик куанам “диде Әнвәр Ибраһимович Алмаев.

Катнашучылар гаҗәеп матур бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Барлык катнашучылар дипломнар  белән бүләкләнделәр. 1нче урын алучыларга бер мең акча алу сертификаты тапшырылды.

Есенбаева Наилә, Әстерхан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*