Быел «Апуш» татар балалар театр студиясе Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыярга планлаштыра.
«Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачарга җыенабыз. Кастинг турында соңрак – остазлар тәгаенләнеп беткәч игълан итәрбез. Август ахырлары, сентябрь башларында булыр дип торабыз», диде «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
- Дәрвишләр бистәсе – Казанның Совет районына кергән эре микрорайоны. Тирә-ягында Киндерле, Нагорный бистәләре һәм авыллар урнашкан.
- Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае микрорайонда һәм аның тирәсендәге бистәләрдә-авылларда яшәүче җирле халык өчен бердәнбер мәдәни-күңел ачу үзәге булып тора, 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Мәдәният сарае шул исәптән 9 мәктәп һәм гимназияне, 2 профессиональ лицейны һәм башкаларны колачлый.
- «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
- Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.
Чыганак: tatar-inform