tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында «Аударыш» ярышлары узды
Лениногорск районында «Аударыш» ярышлары узды

Лениногорск районында «Аударыш» ярышлары узды

Лениногорск районы Каран авылының «Алмакай» ат утарында «Аударыш» ярышлары үткәрелде. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Тукай районы, Башкортстан һәм Алтай краеннан 30лап кеше катнашты.

Ярышка Башкортстаннан Гөлфина Салаватова да килгән иде. Ул әлеге төр ат спорты бәйрәменә борынгы җепләр, башлыклар һәм атлар өчен башка җиһазлар алып килгән. Атларга булган мәхәббәтен балачактан килүен, һәм биш яшендә җигүле атка абыйсы утыртуын да искә алды. Тормыш иптәше Илнар белән бергә барлык ат спорты турнирларына йөри. Илнар ярышларның баш судьясы булып тора.

Бәйрәм кунаклары җирле кымызны — ат сөтеннән әзерләнгән әче сөтле эчемлекне авыз иттеләр. Ярышта катнашучылар Диплом һәм грамота, Кубок иясе булдылар. Икенче елга да ат спорты турнирына кабат килергә вәгъдә итәләр.

Фото: Илмира Гәрәева

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*