tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсенә барачак
Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсенә барачак

Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсенә барачак

Иртәгә, 21 июнь,Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган өлкәсенә барачак. Биредә берничә чара планлаштырылган.

22 июнь көнне Курган шәһәрендә татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой – шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина.

23 июньдә Курган өлкәсе Шадринск районы Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме узачак. Программада: спорт ярышлары, иҗат коллективлары чыгышлары. Бәйрәмдә көн буе татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешен һәм традицияләрен күрсәтүче ишегалды эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*