tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда балалар Сабан туе
Иске Кулаткыда балалар Сабан туе

Иске Кулаткыда балалар Сабан туе

Сабан туе – ул милләтебез мәдәниятенең йөзек кашы. Гасырларны кичеп, безгә кадәр килеп җиткән шушы бәйрәм белән татарларны бар дөньяда таныйлар.
Сабан туен элек-электән балалар башлаган. 5 июнь көнне Иске Кулаткы бистәсенең «Гөлчәчәк» балалар бакчасында унынчы тапкыр традицион балалар Сабан туе гөрләде. Быел да милли бәйрәмгә бихисап кунаклар: ата-аналар, балалар һәм тәрбиячеләр, район җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр җыелган иде. Бакча тирәсе, Сабантуй мәйданчыгы, сәхнә матур итеп бизәлгән иде.
Милли киемнәр киенгән балалар “Сабантуй” фольклор күренеше белән бәйрәмне ачып җибәрде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше бик үзенчәлекле булды.
Сабайтуй бәйрәмен тәрбияче Зөлфия Адельша кызы Юмангулова оста итеп алып барды. Район башлыгы, бакча мөдире Лилия Богданова кунакларны юбилейлы Сабантуй белән котлап, милли бәйрәмнең балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ролен, милли йолаларны балаларга кече яшьтән үк өйрәтергә кирәклеген билгеләде. Шуннан соң төп мәйданчыкка чыгарылыш төркеме тәрбиячесе Марсель Абитов Сабантуй әләмен күтәреп чыкты.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Агрусева балаларны һәм ата-аналарны милли бәйрәм белән котлады. Әлеге балалар Сабан туе «Гөлчәчәк» балалар бакчасының йөзе булуы, биредә халкыбызның традицияләре, гореф-гадәтләре саклануы һәм балаларга сеңдерелүе өчен сыйфатлы һәм нәтиҗәле эш башкарылуы турында ассызыклады.
Эшмәкәрләр исеменнән Газинур Тимушев чыгыш ясап, тамашачыларга матур теләкләрен җиткерде һәм милли бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде. Шуннан соң мәртәбәле кунакларга балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Нәниләр бәйрәмгә җыелучы кунакларны чәкчәк белән сыйладылар.

Төп сәхнәдә төрле төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар Сабантуй турында матур җырлар башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле биюләр белән бәйрәмне бизәделәр.
Ә инде милли уеннар мәйданчыгы аеруча җанлы төстә иде. Сабыйлар бер-берсен уздырып, төрле милли уеннарда җитезлеккә сынаштылар. Алар уенчык атларга атланып узышты, кашыкка йомырка куеп, көянтә-чиләк тотып, капчык киеп тизлеккә йөгерде. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

Кунаклар бәйрәмне күзәтеп, сабыйлар уңышы өчен чын күңелдән шатланды. Әти-әниләр дә мәйданчыкка чыгып чүлмәк ватты, чаңгыда тизлеккә узышты,  вакытка гер күтәрде.
Ә инде милли көрәш Сабантуйның иң көтелгән вакыйгасы булды. Биредә чыгарылыш төркеменең балалары гына катнашты. Һәркем җиңү яуларга тырышты.

Балалар Сабан туеның «Абсолют батыр»ы исемен чыгарылыш төркеменнән Булат Хөснетдинов яулады. Аңа бакча мөдире Лилия Богданова тантаналы рәвештә букча тапшырды. Төп бүләкне алуда индивидуаль эшмәкәр Илмира Ибраһимова спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Шулай ук әлеге бәйрәмне үткәрүдә район эшмәкәрләре Газинур Тимушев, Лилия Разакова, Рамил Алтынбаев, Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Рафаэль Кузәев, Россия Герое Р.М.Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче урта мәктәбе коллективы матди ярдәм күрсәтте. Алар бәйрәмнең олы кунаклары булып, балаларның чыгышларын зур кызыксыну белән карады.
Чарада рәхәтләнеп ял итүче кунаклар милли бәйрәмне оештыруда зур тырышлык куйган бакча мөдире Л.Ф.Богдановага һәм тулаем бакча коллективына эчтәлекле һәм күңелле бәйрәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Милли бәйрәм – балалар бәйрәме генә түгел, ул дуслык, тәҗрибә уртаклашу чарасы да әле. Сабыйлар милли бәйрәм белән танышты, милли уеннар аша сәламәтлекләрен ныгытты, күңелләрендә милли бәйрәмгә карата хөрмәт хисләре уянды. Бу искиткеч матур бәйрәм, бәхетле мизгелләр һәркемнең күңеленә кереп калды.

Әлфия ЯФАРОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*