tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафаэльнең исемен мәңгеләштереп
Рафаэльнең исемен мәңгеләштереп

Рафаэльнең исемен мәңгеләштереп

Сугыш…сугыш, каһәр төшкән сугыш. Cиндә тиңсез яуларда күпме япь-яшь ир-атларыбыз башын салды. Сөергә-сөелергә дә өлгермәгән күпме гашыйк йөрәкләр янды. Яу кырларында ятып калганнарның күпме туасы балалары калды. Бу сүзләр Бөек Ватан сугышы елларына карата язылса да, төрле вакыйгалар аша шушы елларга да килеп җиткән. Һәм Украинада барган хәрби операциягә дә туры килә. Яшь ир егетләребез көннән-көн бу яуларда башларын салалар.

Тыныч вакыт. Берни дә булырга тиеш булмаган көннәр. Ир-егетләребезне мобилизацияләп яу кырына алып китәләр. Киткәннәренең күпмесе инде якты      дөньяда юк. Шулар арасында Татар Кумбашының матур табигать кочагында үскән, балачагы, яшьлек еллары шушы авылда үткән Рафаэль Мөнир улы Шакирьянов та бар. Аңа бары 40 яшь кенә булыр иде. Әти-әни күңелендә шул яшьтәге уллары булып сакланыр.

Бала кайгысы күрергә язмасын дигән теләкләрне телибез. Үз башыннан кичмәгән кеше моны тулаем аңлый алмыйдыр да (Аллам сакласын, күрмәгәннәргә күрергә язмасын). Яу кырлары бездән еракта булса да, күңелдән безнең якларга мондый кайгылы хәбәрләр килмәс дип уйлый идек. Килде. Рафаэльнең гомере өзелеп, әти-әнисенә кайгы хәбәре килде.

Яуда башларын салганнар истәлегенә мемориаль такта ачу безнең якларда инде традициягә кергән. 13 июньдә Татар Кумбашы авылында тантаналы митинг узды. Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Рафаэль Мөнир улы Шакирьянов яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Рафаэль Шакирьянов Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Мемориаль такта ачу тантанасында район башлыгы Эдуард Леонидович Симонов, авыл җирлеге башлыгы Альберт Илгиз улы Шакиров, «Сугышчан туганлык» әгъзалары, мәктәп укучылары, авылдашлары катнаштылар. «Сугышчан туганлык» әгъзалары егетләребез истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып баралар, акча җыялар һәм мемориаль такталар ясаталар.

Дуслары, классташлары Рафаэльне сагынып искә алалар. “Аның кебек дус була алырдай кешеләр бик аз. Ул бик тиз кешенең ышанычын яулый ала иде. Шуңа күрә дуслары да бик күп булды. Кайсы шәһәргә барса да аның бер генә булса да белгән кешесе булыр иде. Бик әйбәт дус иде. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә тыңлар иде”, – ди дусты Илнар Җәббаров.

Рафаэль турындагы истәлекләр исән. Аны туган авылы Татар Кумбашында, укыган мәктәбендә, бергә уйнап, укып үскән дуслары онытмыйлар. Аның белән горурланалар.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*