tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада милли Сабантуй бәйрәме уза
Самарада милли Сабантуй бәйрәме уза

Самарада милли Сабантуй бәйрәме уза

Бүген, 22 июньдә, Самара шәһәрендә милли Сабантуй бәйрәме уза. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Биредә шулай ук Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Вячеслав Федорищев, Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Фетисов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, «Дуслык» Самара региональ иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев булды.

Сабан туе флагы күтәрелгәнче, хөрмәтле кунаклар бәйрәм мәйданчыкларын йөреп чыктылар. Сабантуй үткәрү кысаларында оештырылган СВОга ярдәм итү мәйданчыгы ерактан күренә иде. Бәйрәм кунаклары ярдәм җыюда катнаша алды. Шулай ук 12 торгызылган һәм яңа автомобиль күрсәтелде. Сабантуй тәмамлангач, гуманитар ярдәм белән автомобильләр СВО зонасына җибәреләчәк.

Шулай ук кунаклар көнкүрешне, гореф-гадәтләрне, һөнәрчелекне, халкыбыз мәдәниятен чагылдыручы Чирмешән районы мәйданчыгы белән таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*