tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша

Бүген Дагыстан Республикасының  Дербент һәм Махачкала шәһәрләрендә билгесез кешеләр православия чиркәүләренә һәм синагогаларга, шулай ук юл-патруль хезмәте постларына һөҗүм итте. Дербентта дин әһеле, гади халык һәм полиция хезмәткәрләре һәлак булды.

Махачкала шәһәрендә чиркәүдәге сак хезмәткәренең гомере өзелде. Террористлар белән бәрелешләр вакытында 15 полиция хезмәткәре һәлак була, уннан артык кеше яралана.

Бүген шулай ук Севастополь шәһәрендә дә фаҗига булды. Украина ягыннан ракеталар һөҗүме җибәрелә һәм гади халык зыян күрә. 4 кеше һәлак була, аларның икесе балалар, 150 дән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Бөтендөнья татар конгрессы Севастополь, Махачкала, Дербент шәһәрләрендәге фаҗигәләрдә һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*