tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Шулай ук Омск өлкәсенә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде.

Биредә аларны Омск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Олег Заремба, Омск өлкәсе Эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсе Мәдәният министы Юрий Трофимов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск шәһәре “Ибир” (Себер) Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов каршы алдылар.

Бүген Омск өлкәсендә II Халыкара Иртыш буе Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узачак. Иртәгә Милли Шура рәисе Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Әшеван авылына барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*