tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикалары арасында мәгариф өлкәсендәге партнерлык эшчәнлеге ныгытыла
Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикалары арасында мәгариф өлкәсендәге партнерлык эшчәнлеге ныгытыла

Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикалары арасында мәгариф өлкәсендәге партнерлык эшчәнлеге ныгытыла

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасындагы татар зыялылары белән очрашудан соң, Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикалары арасында хезмәттәшлекне арттырырга, ныгытырга дигән күрсәтмә бирде.
Әлеге күрсәтмәне үтәү максатыннан, мәгариф өлкәсендәге партнерлык эшчәнлеген ныгыту өчен Нальчик шәһәре «Э.К. Кудашев исемендәге 14 нче гимназия», Нальчик шәһәре «МКОУ «Фриев Р.М. исемендәге 16 нчы мәктәп» һәм Казан шәhәре Совет районы «Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей», Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе» директорлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Казан шәһәре магариф идарәсе, Кабарда-Балкар Руспубликасы Хезмәт министрлыгы, Мәгърифәт министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин алып барды. Ул киңәшмәдә хезмәттәшлекне тормышка ашыру өчен уртак планнар проектын тәкъдим итте.

Әлеге план проекты нигезендә мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек, укытучылар өчен семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, олимпиада хәрәкәтендә, бердәм дәүләт имтиханына әзерлектә булган тәҗрибә белән уртаклашу каралган. Шулай ук, тугандаш республикаларда булган балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү аланнарына юллау да каралачак.

Нәтиҗәдә Министрлыклар арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәге һәм тиз арада уртак проектлар тормышка ашырылачагы белдерелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*