tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутск өлкәсендә Сабан туе булды
Иркутск өлкәсендә Сабан туе булды

Иркутск өлкәсендә Сабан туе булды

«Байкал мөфтияте» үзәк мөселман дини оешмасы җитәкчесе, Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда катнашты. Аны Иркутск шәһәре администрациясе, Казан шәһәре мэриясе һәм татар-башкорт милли-мәдәни үзәге оештырды.

«Сабантуй бәйрәме – барлык милләтләр һәм конфессияләр, Россия халкының берләшүе ул, дусларча аралашу милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә үзара аңлашу, тынычлыкны һәм татулыкны саклау мөмкинлеге бирә», – дип билгеләп үтте Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев.

Иркутск шәһәре мэры Руслан Болотов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Тен, шәһәр Думасы рәисе Евгений Стекачев, Байкал буе губернаторы һәм Хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә һәм милли мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Ольга Куриленкова, Казаннан килгән кунаклар һәм башкалар өлкә халкы алдында котлаулар белән чыгыш ясады.

Бәйрәмдә җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясады, милли көрәш турниры узды, призерлар медальләр белән бүләкләнде. Өлкә районнарының милли җәмгыятьләре кунакчыллык һәм тәмле милли сыйлар белән бәйрәмне бизәде, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*