tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спортчыларыбыз сынатмады
Спортчыларыбыз сынатмады

Спортчыларыбыз сынатмады

Ульяновск спортчылары БРИКС илләренең 5 нче спорт уеннарында бүләкләргә лаек булды.

Татарстан башкаласында БРИКС уеннары тәмамланды. Анда дөньяның 82 иленнән 4,5 меңнән артык спортчы катнашты.

Спортчылар унике көн дәвамында спортның 27 төре буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барлыгы 387 бүләкләр комплекты уйнатылды. Россиянең җыелма командасы медальләр зачетында җиңүче итеп танылды.

“Ульяновскилылар бокс, грек-рим көрәше, билбау көрәше, нәфис һәм спорт гимнастикасы, байдаркалар белән каноэларда ишү, шулай ук авыр атлетика буенча милли җыелма командалар составында лаеклы чыгыш ясадылар. 12 көнлек ярышлар нәтиҗәсендә Ульяновск өлкәсе копилкасына тагын дүрт медаль өстәлде”,- дип хәбәр итте өлкәнең физик культура һәм спорт министры Николай Скобелин.

Өлкәбез копилкасына беренче медальне көрәшче Рафаэль Юнусов китерде. 82 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә ул Беларусьтан килгән көндәшенә юл биреп, көмеш медальгә ия булды.

Ә Ульяновск шәһәренең Дмитрий Разумовский исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнгән данлыклы пәһлеван Артур Хәкимов Үзбәкстан көрәшчесен җиңү бәхетенә иреште. Артур билбау көрәше бәйгесендә осталыгын күрсәтеп, 65 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә иң көчле көрәшче итеп танылды.

БРИКС илләренең 5 нче спорт уеннары дип аталган халыкара мультиспорт чарасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча үткәрелде. Аның максаты тигезлек, бернинди дискриминацияләү дә булмау, спортчыларның ярышларда тигез дәрәҗәдә катнашуы нигезендә төрле илләр арасындагы дуслык спорт элемтәләрен ныгытудан гыйбарәт.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*