tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кеше китә – җыры кала” телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады
“Кеше китә – җыры кала” телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады

“Кеше китә – җыры кала” телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады

15 июль көнне, районыбызның Карачтау авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча “Кеше китә – җыры кала” телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады.

Анда республикабыз театрларыннан чакырылган артистлар, массакүләм күренешләрдә Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә бик күп райондашларыбыз, балалар катнаша.

Фильмның режиссеры Александр Далматов @ dalmatov kazan. Проектны төшерүдә “Хыял” продюсерлык үзәге @ hyal:production катнаша. Фильмының премьерасы 2025 елның гыйнварында булачак.

Исегезгә төшерәбез, сериалның беренче өлеше май аенда төшерелгән иде. Ул вакытта да съемкаларда Әкълимә ханым җитәкчелегендә Карачтау, Караширмә, Тиләҗе авыллары халкы (башлыча “Миләшкәй” фольклор ансамбле әгъзалары), балалар бик актив катнашкан иде.

15 июль көнне хөрмәтле артистларыбыз, массакүләм күренешләрдә катнашучылар сугышка озату күренешендә төште. Бу көнне төшерү мәйданчыгында өлкән буын артистлардан –  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры артисткасы, республикабызның халык артисты Венера Нигъмәтуллинаны, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, Россиянең, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовны, шушы ук театр артисты, яшь буын вәкиле, якташыбыз Айдар Фәтхрахманов,  урта буын артистлардан Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия артистларын – Мәрьям Йосыпованы,  Илтөзәр Мөхәммәтгалиевны, Ләйсән Рәхимованы, Милүәшә Шәйхетдинованы, Алсу Каюмованы, Эмиль Талиповны  күрергә була иде. Массакүләм күренешләрдә Казан театр көллиятенең чыгарылыш курс студентлары да актив катнашты.

Фәнил Гаязов

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*