tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең татар авылларында төрле чаралар уздыралар
Удмуртиянең татар авылларында төрле чаралар уздыралар

Удмуртиянең татар авылларында төрле чаралар уздыралар

Удмуртиянең Кияс районында ике татар авылы бергә урнашкан. Тауҗамал һәм Байсар. Ике авылда да Ак калфак бүлекчәләре эшләп килә. Эшләре дә уртак, бергәләп, күмәкләшеп эшлиләр. Авылда халык әз булуына карамастан, төрле чараларны уздырып киләләр. Байсар авылында барлыгы 70 кеше яши, кечкенә генә авыл. Шуңа карамастан, авыл клубы эшләп килә. Җитәкчесе дә безнең Ак калфак бүлекчәсе җитәкчесе Мәсхүдә ханым Бахтиева. Әле шушы көннәрдә генә, авылда туып- ускән, хәзерге вакытта Кияста яшәуче, Фәүзия апа Шакирова Байсар авылы мәдәният йортына килде.

Үзенең тормышы, әти- әнисе, авыл турында куп кенә мәгълүмәтләр сөйләде. Мәсхүдә ханым, барысын да язып алды. Аннан соң, бергәләп кучтәнәчләр белән чәй эчерде.
Ә бүген инде авыл балаларын, җәйге ялга кайткан балаларны да җыеп, остаханә уздырдылар, төрле  уеннар уйнадылар. Ничек булса да, авыл халкының күңелен күреп, авыл бетмәсен дип тырышалар безнең Ак калфаклылар.

“Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*