tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасында «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды
Башкортстан Республикасында «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды

Башкортстан Республикасында «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды

20 июль көнне Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында республикакүләм «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды.

Чара Башкорт АССРының көрәш милли төрләре буенча РСФСРның беренче спорт осталары Фәнис Котдусов, Роберт Мортазин, Марсель Мамлиев һәм Галимҗан Кудакаев истәлегенә багышлап оештырылды.

Бәйрәмдә район җитәкчелеге, көрәш һәм хезмәт батырлары, авыл халкы һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында барлык катнашучыларны шундый күркәм чара белән котлап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде. Шулай ук җыенны оештыруга күп көч салучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук Кушнаренко районының “Өмет” ансамбленә Бөтендөнья татар конрессы исеменнән тальян гармун бүләк итте.

Чыганак: vk.com.vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*