tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак
Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак

Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак

2024нче елның 17нче августында (шимбә көнне) Алабуга шәһәрендә уктан ату буенча “Туган батыр” III Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге ярышны оештыручылар: “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортстан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Турнир уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан үткәрелә. Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. 10-15 яшьлек яшүсмерләр өчен аерым ярышлар үткәреләчәк. Турнирда Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан укчылар катнашачак. Ярышлар җиде этаптан торачак: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы.

Укчылар милли тарихи нигезгә ия булган милли костюмнардан булырга, үзенең угын, җәясен һәм ук салу җайланмасын алып килергә тиеш. Моннан тыш, һәр катнашучы традицион уктан ату буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга тиеш.

Турнирда катнашудан тыш, кунаклар ярышлар көнендә үткәреләчәк һөнәрләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда катнаша алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабуга шәһәрчеге территориясендә борынгы мәчет урынында җәмәгать белән өйлә намазы уку оештырылачак.

Турнир 17нче августта иртәнге сәг. 9.00-дә тарихи урында – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә башланып китәчәк. 16нчы августта ук килеп, сәг. 15.00-дән палаткалар шәһәрчегенә урнаша торырга да мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта турнирда катнашу өчен теркәлү узарга мөмкин. Гаризалар 10нчы августка кадәр Максат.рф сайтында кабул ителә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*