tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гүзәл Хәйбуллова: «Иҗат мине үзе сайлады»
Гүзәл Хәйбуллова: «Иҗат мине үзе сайлады»

Гүзәл Хәйбуллова: «Иҗат мине үзе сайлады»

Иҗат мәйданында татар мәдәниятенә игътибар бирүче яшьләр саны арта. Шуларның берсе – Самарада яшәп иҗат итүче рәссам Гүзәл Хәйбуллова.

– Гүзәл, үзең белән таныштыр әле.

– Мин Самара өлкәсендә туып үстем. 7 сыйныфка кадәр рус мәктәбендә белем алдым, соңыннан «Яктылык»ка (Самарадагы бердәнбер татар мәктәбе) күчтем. Ә иҗат белән балачактан «җитәкләшеп» барабыз: 8 яшемдә сәнгать мәктәбенең бусагасын атлап кердем. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч тә, кызыксынуыма тугры калып, архитектура юнәлешенә тукталдым. Бу өлкәне иҗади һөнәрләргә хас булган уңышсызлыкларга юлыкмас өчен дә сайладым. Университетны кызыл дипломга тәмамладым.

– Татарстаннан читтә туып үсүеңә карамастан, туган телеңне онытмагансың.

– Минем телем татарча ачылды: гаиләмә рәхмәтлемен. Өйдә татарча тапшырулар карап, мөгаллимнәремнән белем алып, аккордеон сыйныфында укыганда татарча уйнап тәрбияләндем. Ә рәсем дәресләрендә татар бизәкләрен, халкыбызның традицияләрен кәгазьгә төшерә идем. «Сәләт» тә бар бит әле: нәкъ менә биредә үзем өчен татар басма матбугатын, оешмаларын ачтым.

– Ә хәзер белгечлегең буенча эшлисеңме?

– «Архитектор» дигәндә бина/корылма проектларын төзүчене генә күздә тоту дөрес булмас. Әлеге өлкә үз эченә күп иҗат юнәлешләрен берләштерә: кемдер дизайнер, кемдер рәссам. Архитектура ул – тормыш стиле дә. Мәсәлән, хәзерге вакытта мин Камал театрының яңа проектын эшләүдә катнашам.

– Мин сине Илһам Шакировның «Чыгарсыңмы каршы алырга?» җырына багышлап язган картинаң аша беләм. Әлеге иҗат җимеше ничек туды?

– Мин Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмын караганнан соң илһамланып киттем. Биредә яңгыраган классик татар җырлары нык тәэсир итте. Өйгә кайткач та, башымда Илһам Шакировның әлеге җыры уйнады. Нәтиҗәдә җылы образ туды: читек кигән татар хатын-кызы сөйгән ярын каршы алырга чыга. Әлеге күренешне киндергә төшердем: читекләр һәм татар орнаментларыннан чәчәкләр ясадым. Башкалар исә картинага карап, сюжетын үзләре уйлап бетерсеннәр. Үземне рәссам буларак тәкъдим итү өчен сәгатьләр буе сөйләшә алырлык, армый-талмый иҗат итәрлек тема сайларга кирәк иде, чөнки сәнгать ул иҗат кына түгел, ә эш тә. Балачакта әдәбият дәреслекләрендә бөек рәссамнарны күргәч, күзләрем яна иде. Хәзер үземне шушы төр китапларның киләсе басмаларында күрәсем килә.

– Милли мирасны сурәтләгәндә, кайсы техникага мөрәҗәгать итәсең?

– Рәсем сәнгатендә импрессионистик, шул ук вакытта классик алымнарны да үз итәм. Эшләремдә ачык төсләр, нурлылык кулланам. Минем өчен иң мөһиме – үземне канатландырган әйберләр турында сөйләү. Иҗатта халык традицияләре турында ике төрле фикер җиткерергә мөмкин: онытыла торган аспект яисә, киресенчә, омтыла торган нокта. Миңа икенчесе якын. Буяулар тылсымы ярдәмендә милли мирасны популярлаштырырга омтылам. Иҗатымнан тормыш бөркелеп торсын өчен, бераз җыйнаксызлыкны тасвирлыйм, ягъни буяуларны чәчрәтәм. Ә төсләр, тематикага карап, ачык та, караңгырак та булырга мөмкин. Хәзерге вакытта эшләремдә һава төсләрен кулланам. Бераз «тыйнак» чалымнар белән ачык акцент симбиозы табигатьне искә төшереп, күңел түрләренә үтеп керерлек үзлеккә ия. – «Ярату» сериясе картиналарының идеясе нинди? – «Ярату» сериясе картиналары төрки халыкларның традицияләренә багышлана. Милли традицияләр минем өчен мәхәббәт белдерүнең алтынчы теле. «Ярату» сүзен башка төрки халыклар да үз итәр: безнең телләр охшаш бит.

Интерьер буенча заказ башкарырга дип бер айга Дубайга бардым – җиһазларга татар элементларын төшердем. Дубайда да татар мирасына битараф булмаганнар табылды. Биредә гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс та үткәрдем.

– Милли проектларда актив катнашасыңмы?

– Дубайдан Татарстанга кайткач, дизайнер белән берлектә бер иҗади проектны гамәлгә ашырдык: бүлмәдә татар мохитен тудырдык. Люстраларда – Тукай шигырьләреннән үрнәкләр, диварларда Кол Галинең гыйбарәләре урын алды. Гарәп каллиграфиясе төшерелгән картиналар балкып тора. Халкыбызның мәдәни үзенчәлекләре яңа иҗади идеяләр тууга сәбәп була. Мәсәлән, күптән түгел генә авылдагы сәяхәтемнән илһамланып кайттым. Апаем бертуктаусыз ирем белән мине: «Ашагыз әле, аша!» дип кыстап торды. Кунакчыллык – татарның ДНКсында бит ул. Шуның нигезендә минем рәсем ясыйсым килә. Исеме җисеменә туры килерлек булачак – «Аша инде, аша!»

– Хәзерге вакытта Истанбулда узасы күргәзмәгә әзерләнәсең: биредә кайсы иҗат җимешләрең катнашачак?

– Миңа төрек мәдәнияте бик якын, мин аны инде 6 ел өйрәнәм. Истанбулда узасы халыкара күргәзмәдә татар мохитен чагылдырган эшләрем белән катнашачакмын. Төрекләрнең картиналарыма реакциясен күрәсем килә.

Аллаһы Тәгалә һәркемне нәрсәгә дә булса сәләтле итеп яраткан. Мин үз-үземә, иҗатыма ышанам. Бу миңа яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Күңелегезгә хуш килгән эшне сайлагыз – бу җәмгыятькә хезмәт итү генә түгел, ә үзеңне ачу ысулы да. Мине иҗат үзе сайлады һәм мин моны кабул иттем. Һәр халык милли мирасы белән бай. Без, рәссамнар, иҗатыбыз аша башкаларга шушы мәдәни кодны искәртеп торабыз кебек. Иҗат бит ул – ял! Күңелгә ятышлы рәхәт ял.

– Рәсемнән кала ниләр кызыксындыра?

– Мине иҗаттан тыш сәяхәт итү кызыксындыра. Рәсем ясау сәләтем булмаса, мөгаен, сәяхәт турында блог алып барган булыр идем. Дөнья картасының төрле нокталарында булып, халыкларның мәдәнияте белән танышасым килә. Шулай ук спорт яратам. Матур картиналарны сау һәм бәхетле кеше иҗат итәргә тиеш.

– Гүзәл, синең иң зур хыялың нинди?

– Иҗатка бәйле хыялларым бихисап. Иң зурысы – «Татарстанның халык рәссамы» исемен алу. Шулай ук үземнең чәчәкләр ясау техникасының танылуын телим.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*