20 июльдә Урта Шөн авылында Сабан туе бәйрәм ителде. Дөньялар теге яки бу сәбәпле борчулы булу соңгы вакытта мәйдан тәмен бетергән иде, шулай да Сабан туен үткәрергә булдылар.
Нәрсәдән башлана?
Ә Сабан туе нәрсәдән башлана? Нинди генә бәйрәм булмасын, аңа ямне зарыгып көтеп алу бирә, шулаймы? Бу очракта аны көтеп алу сөлге җыю йоласыннан башлана. Урта Шөндә бу йоланы җиренә җиткереп башкару өчен яшьләрне урам тутырып барырлык итеп әйдәләп йөрүче кеше билгеле инде – ул Алмаз Габдрахманов. Сөлгечеләр авылны ике төркемгә бүленеп урыйлар, күтәрелгән колгаларны биетерлек итеп уйнау өчен авылныкыларга ярдәмгә Арча һәм Тушлы гармунчылары да махсус чакырыла. Үзе бер бәйрәм рәвешен алган сөлге җыю ай башында, 6 июль көнне уза һәм, менә шуннан, Сабан туе оештыручылар өчен урак өстедәй кызу башлана да инде.
– Җирлек думасы утырышында мәйданны өч авылга бер итеп үткәрергә булдык, Урта Шөндә. Сөлге җыю шуңа күрә үзебездә генә булды, Сасмак белән Түбән Шөн халкы, мөмкинлеге булганнар, акча җыешты, – диде Сабан туеның бар эшләрен башлап йөрүче авыл думасы рәисе Илнур Дәүләтшин. – Халык үзебезнең бу милли бәйрәмебезгә шулкадәр сусаган икән, ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Авылдан китеп читтә яшәүчеләр дә кырый- да калмады, алай гына да түгел, бүген махсус хәрби операциядәгеләр дә акча салды.
Мәйдан матур традиция буенча авыл имамы Фидәил хәзрәт Фәйзрахманов сәламләве белән ачылды. Ул хәер-фатыйха биреп матур теләкләр теләде һәм шунда бик хикмәтле сүз әйтте.
– Яу кырыннан балаларыбыз исән-сау, сәламәт һәм үз тәүфыйклары белән кайтсыннар, – диде ул. Фидәил хәзрәтнең һәр сүзендә хикмәт бар икәнлеген белә идем, бу юлы тагын бер кат инандым. Исәнлек янына рухи сәламәтлек, әдәп-әхлак та кирәк шул, болар барысы шул тәүфыйк сүзенә керә инде. Хәзрәт моны авылның киләчәген кайгыртып әйтте, юктан гына чыккан сүз түгел бу, яшь буында тәүфыйк булса гына киләчәгебез ышанычлы.
Урта Шөн авыл җирлегенең бүгенгесенә килсәк, халыкның өч авылда да бик тырышып мул тормыш белән яшәгәнлеге балкып торучы йортларыннан күренә. Җирлек территориясендә крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Авыл хакимияте башлыгы Рәмзия Камалетдинова, җыелган халыкны сәламләп, крестьян-фермер хуҗалыкларының иң зурларын санап үтте: бөртекле һәм азык культуралары чәчү белән шөгыльләнүче Илгиз Хисмәтов, бәрәңге, кәбестә үстерүче Эльвира белән Разил Нурмөхәммәтовлар, терлекчелекне күтәрүчеләрдән Фәнис Борһанетдинов, Ришат Фатыйхов, Фәрхетдиновлар гаиләсе.
– Игенчелек һәм терлекчелек авыл тормышыбызның нигезен тәшкил итә, – диде ул Сабан туеның кыр- лар-басулар туе икәнлеген искә төшереп.
Алга таба алдынгы хезмәт ияләрен дәрәҗәләп һәм бәйрәмгә зур өлеш керткәннәрне билгеләп, авыл хакимияте һәм авыл думасы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Сабан туе түрендә бу авылларның данын бөтен илгә таныткан XXII партсъезд исемендәге миллионер колхоз ветераннары утыра иде – тракторчылар Миннехамәт ага Шәмсемөхәммәтов белән Миннәхмәт ага Хәбибрахманов һәм колхоз агрономы Фидәил ага Вәлиев. Аларга Сабан туе аләмен күтәрергә кушылды. Өч авылның да бүгенгесе шул колхоз чорында салынган нигезгә корылган.
Урта Шөн авыл мәктәбе директоры Айзилә Исмак кызы Муллагалиева район думасы депутаты буларак Түбән Шөн мәдәният йорты хезмәткәре Рәсимә Хәсәновага фидакарь хезмәте өчен Нократ Аланы район думасының Мактау кәгазе тапшырды. Айзилә ханым кулында тагын бүләкләр бар иде, алар быел мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, алтын медальгә лаек булган Миләүшә Минһаҗева белән Алия Әхмәтовага икән. Аларның икесенә дә Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколовның рәхмәт хаты тапшырылды. Анда менә мондый сүзләр бар: “Хыялыңа ышан. Ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылыш аны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Яхшы укуыгыз, максатчанлыгыгыз һәм белем алуда үҗәтлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Синең сәләтләрең Россия файдасына хезмәт итсен. Хәерле юл!”
Миләүшә белән Алия икесе дә Киров өлкәсе кешеләренең иң яхшыларыннан туплана торган “Алтын фонд”ка кертелделәр.
Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы депутаты, “Молот-Оружие” ҖЧҖ генераль директоры, “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешма рәисе Равил Нургалеев исеменнән халыкны бәйрәм белән аның урынбасары Шәмсия Хәлимова тәбрик- ләде.
Ихластан
Мәйдан түренә бер-бер артлы мактауга лаек кешеләр чыга торды, халык һәрберсен алкышлап каршы алды. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы исә, моның белән генә бетмәде, Урта Шөн мәдәният йорты хезмәткәрләре аңа ямь өстәп, бәйрәмчә чыгыш ясады. Милли киемнәр кигән һәвәскәр артистлар, клуб түгәрәкләренә йөри торган балалар җырлый-җырлый, бии-бии мәйданны әйләнеп чыкты, алар артыннан бар дөньяны яңгыратып гармунчылар бара иде. Гармунчыларның өздереп уйнавы чын милли төс бирде.
– Күкшел гармунчыларын махсус чакырттык, – диде Илнур Дәүләтшин, соңрак, бәйрәм турында фикер алышканда. – Алар машиналардан авыл башында ук төшеп, урам буйлап рәхәтләнеп уйнап килделәр. Сабантуй оештыра торган җиргә җитәрәк чишмә бар, Корбан чишмәсе дибез, исемләп, шунда туктап та уйнап тордылар. Ә аларның басма буйлап гармун тартып чыгулары ни тора!
Соңыннан мин аларны Шөн ягы гармунчылары белән бергә уйнап, рәхәтләнеп җырлап, мәйдан тирәли йөргәннәрен дә күрдем. Әйе, алар чакырылган кеше, әмма чын күңелдән, үзләренә кушылганны бирелеп, ихластан башкардылар.
Бихисап
Артист дигәннән, Шөн ягы Сабан туенда алар бихисап иде дисәм ышанасызмы? Исемләп китәм Зәринә Хәсәншина, Гөлсирен Абдуллина, Әминә Мортазина, Азат Абитов, Расим Низамов, Шамил Галиев, Айрат Вәлиуллин, Гөлшат Галиева, Рифат Хөснияров, BAIBULAT, Гөлнара Габидуллина, Илшат Сафин, Илдус Садыйков, Азат Фазлыев, DJ ALI GAINANOV, MC RAILFAN.
– Без авыл хакимияте исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан җибәрелгән артистларыбыз Гөлнара Габидуллина белән Шамил Галиев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның безнең Сабан туен тәбрикләп җибәрелгән котлау хатын тапшырдылар. Ә калган бөтен артистларыбыз авылыбыз егетләре, бүген Казанда яшәүче Нияз Зыятдинов, Рифат Шәймарданов, Булат Дәүләтшин, Илнар Шәмсемөхәммәтов чакыруы буенча кайтты, – диде Илнур Дәүләтшин. – Бер төркем җырчылар мәйдан барышында берөзлексез концерт куйды, икенчеләре исә төнге дискотеканы алып барды.
Моның кадәр танылган җырчылар катнашында тагын кайда гына мондый Сабан туе бар икән? Авылдан китеп читтә үз урыннарын тапкан яшьләрнең туган авылларын онытмавы куандыра, шулаймы?
Менә дигән!
Мәйдан уртасында, әл- бәттә, көрәш кайнады. Районның балалар спорт мәктәбе тренер-педагогы Разил Нурмөхәммәтовтан, ул шулай ук төп оештыручыларның берсе, кем баш судья дип алдан белешеп куярга булдым.
– Миндрахман Ваккасов булыр, – диде ул. Миндрахман әфәнде Кукмараның танылган спортчысы. Ул ничәме ничә дәрәҗәле чемпионнар тәрбияләгән атаклы тренер, көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, халыкара категорияле судья, аның турында ишетеп кенә белә идем, менә үзен күреп сөйләшү бәхетенә дә ирештем. Чыннан да бәхет бу, чөнки шулкадәр танылган бөек тренер, чыннан да “бөек” сүзе монда урынлы, бик гади, тыйнак һәм әдәп-ле кеше булып чыкты, затлылык менә шул инде, бәхет диюем шуннан. Тирән елга тын агар диләрме, бу шул очрак.
– Баш судья Разил үзе булыр, – диде ул тыйнак кына елмаеп, – мин килгән кеше генә.
Спорт казые итеп Нок-рат Аланыннан беренче категорияле судья Оман Сарсенбаев та чакырылган иде. Сабантуйның абсолют батыры исемен Кукмара районы Арпаяз егете Самат Гыймадиев яулый.
Абсолют батырга дигән тәкәне корбан өчен сарыклар карап йөргәндә Фидаил хәзрәт күзләп алган була. Оештыручылар белән киңәшеп, ул аны алып кайтып ике ай сыйлый. Сабан туе да менә дигән булды, тәкәсе дә тәкә иде!
Әле анда төрле уеннар уйналганын язмадым, әтәч чаптырганнарын әйтмәдем – берсен тауга таба җибәрсәләр, икенчесен мәйданга чыгаралар. Боларның барысын бик тә күңелле итеп, кеше күңелен күреп, кызык-мызык кушып көлдереп, үзе дә көлеп алып барган егет исемен дә әйтмичә калып булмый. Ул Кукмара егете, төрле чараларны матур итеп алып баручы танылган Риналь Гыйниятов.
Урта Шөн ягыннан оста итеп бәйрәм чарасын алып баручылар – авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Шаһиева һәм мәдәният хезмәткәре Рафит Минһаҗев.
Сабантуй тәмам, ә менә тәме һәм яме озакка җитәр, чөнки туганнарын сагынышып кайткан кешеләр бик күп булды, кочаклаша-кочаклаша очраштылар, хәл-әхвәл белештеләр.
Шәмсия Хәлимова.
Автор фотолары