tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаслар Түбән Новгород Сабан туен гөрләтте
Апаслар Түбән Новгород Сабан туен гөрләтте

Апаслар Түбән Новгород Сабан туен гөрләтте

Апаслылар Түбән Новгород Сабан туенда катнашкан. Бәйрәм шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында узган.

Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация татар милләтенә, районга гына хас булган шөгыльләр, кул эшләре, ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте. Апаслыларның ишегалдыннан халык өзелмәде.

Кунакларны җыр-бию белән каршы алганнан соң милли ишегалдында район байлыгы белән таныштырдылар.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык халыкны сәламләде һәм Татарстан республикасы Рәисенең котлавын ирештерде.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*