tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Фороста “Сәләт – Ак Барс” лагеренда булды
Рөстәм Миңнеханов Фороста “Сәләт – Ак Барс” лагеренда булды

Рөстәм Миңнеханов Фороста “Сәләт – Ак Барс” лагеренда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Форостагы «Сәләт-Ак Барс» лагеренда булды һәм балаларның ялын оештыру шартларын тикшерде. Хәзер лагерьда юнәлешле сменаларда Татарстаннан – 237 бала һәм Кырым Республикасыннан 60 бала ял итә.

Рөстәм Миңнеханов торак корпуста булды, балаларның нинди шартларда яшәвен тикшерде, шулай ук спорт үзәгендә булды. Республика Рәисе туклануны оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Ул кухняны карап чыкты, продукциянең сыйфатын бәяләде, бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты. Якын көннәрдә лагерьга чираттагы смена керәчәк. Җәйге сезонда савыктыру комплексында бөтен Россиядән 1400дән артык бала ял итәчәк.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*