tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланды
Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланды

Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланды

Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы Сәрия Нәбиуллина оештыра. Быелгы бәйрәм 3 августта узды. Ул «Исән кайтыгыз, солдатлар!» дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланды. Бәйрәм барышында егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнде.

«Сабантуеннан да күбрәк халык җыелды бәйрәмгә», — ди кәрәкәслеләр.

-Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Нәркис Зиннәтуллин, Римма Никитина, Инзилә Сәлимова, Артур Салихов, Рөстәм Асадуллин, Илсур Нәбиуллин катнашты, — ди Сәрия ханым Нәбиуллина.

Аларның чыгышларын тавыш һәм ут режиссеры, Сәрия ханымның улы Илсур Нәбиуллин көйләп торды.

Мәйданга урна куелды. Бәйрәм барышында җыелган 45 мең сум акча маскировка челтәрләре үрүчеләргә бирелде.

«Карманнан махсус хәрби операциядә катнашучы медицина взводы командирыннан медикаментларга заявка килде. Без бәйрәмдә җыелган акчаны медикаментлар алырга бирергә карар иттек. Акчалар „Zaинск с Vами“ волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдиновга тапшырылып, алар аңа кирәкле әйберләрне алып, чираттагы гуманитар ярдәм белән озатылачак. Рәхмәт авылдашыбыз Сәрия ханымга шундый матур бәйрәм оештырып, хәрби егетләребезгә ярдәме өчен», — ди Кәрәкәстә хәрбиләргә ярдәм итү эшен башлап йөрүче Гөлнара Нәҗмиева.

Бәйрәмдә махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче апалар да хөрмәтләнде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Бигеш егете Тәлгать Кәримовның әтисе Кәрәкәстән иде. Тәлгать тә әтисе янына Кәрәкәс зиратына җирләнде. Егетнең әнисенә бүләкләрне Сәрия ханым үзе өенә барып тапшырды.

-Бернинди акчалар, алтыннар белән аңлатырлык түгел мондый кайгы-хәсрәт килгән әниләрнең хәлен. Аллаһы Тәгалә аларга үзе сабырлык бирсен, — ди Сәрия ханым.

Авыл көнен уздыруда Сәрия ханымга авылдашлары да ярдәм итте. Бүләкләр алырга да ярдәм иттеләр, күчтәнәчләр дә алып кайтканнар. Клуб янында самавырлар кайнады, теләгән һәркем коймаклар, тәм-томнар белән чәй эчте.

Халык артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*