tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Гөлстан» әдәби берләшмәсе чираттагы киңәшмәсе узды
«Гөлстан» әдәби берләшмәсе чираттагы киңәшмәсе узды

«Гөлстан» әдәби берләшмәсе чираттагы киңәшмәсе узды

Азнакай шәһәренең иҗат әһелләрен берләштергән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе чираттагы киңәшмәсен табигать кочагында уздырды.

Эш-мәшәкатьләре, иҗат турында гына сөйләшеп калмыйча, чәйләр эчеп, гармунчы шагыйрә Сәрия Сәгъдәтуллинаның тальян моңнарына кушылып, җырлап-биеп күңелле генә бәйрәм дә ясадылар.

Иҗат уты белән янучыларның очрашуы гадәти генә түгел, алар үзләренең яңа шигырь-хикәяләрен дә укып күрсәттеләр. Шулар буенча фикерләр алыштылар.  Алдагы көннәргә планнар корып куйдылар.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*