tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды.

Фестиваль ике номинациядә үткәрелә: «Татар телендә анимацион фильмнар» һәм «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар иясә коллектив катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада – пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә. Кинофестивальдә призлы урыннар ияләре акчалата бүләкләр алачак.

Төп темалар – гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.

Гаризалар кабул итү – 2024 елның 1 августыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал –7 декабрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин 

Бәйгенең рәсми төркеме: Детский кинофестиваль “Милли мультFest” (vk.com)

Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*