tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Уңган хатын-кызлар» мактауга лаеклар
«Уңган хатын-кызлар» мактауга лаеклар

«Уңган хатын-кызлар» мактауга лаеклар

Сабантуйга берничә атна кала өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында урнашкан «Уңган хатын-кызлар» клубында әзерлек башланды. Ихлас, киң күңелле клуб активистлары җыелышып кул эшләренә тотындылар. Сөйләшә-берләшә, киләсе планнар турында әңгәмәләр алып барып, яңалыклар белән алышып тиздән оста куллы хатын-кызларыбыз татар халкыбызга гына хас булган милли бизәкле төрле төстәге матур-матур изүләр, кызыклы энә савытлары, сувенир бизәнү әйберләре һәм башка кирәкле әйберләр әзерләп тә куйдылар. Бу кул эшләре белән шөгыльләнүнең төп максаты – аларны Сабан туенда сатып, кергән керемне махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга дарулар алуда ярдәм итү иде. Мәйданда безнең мастер-классларыбыз гөрләп эшләп торды. Бәйрәмебезгә килгән олысы-кечесе  «Уңган хатын-кызлар» клубы эшләгән чатырлар янына тукталмый үтмәделәр, тырышып-тырышып лалә чәчәкләре белән эмблемалар ясадылар һәм зур түземлек белән пөхтә итеп ачкычка беркетә торган кечкенә генә аючыклар тегеп килештерделәр. Яркәү районы «Уңган хатын-кызлар» клубы активистлары белән сөйләшә-көлешә янга-ян эшләү бик тә рәхәт булды. Эш арасында юнәлешебез, киләчәк бердәм планнарыбыз турында сөйләштек, хәтта алдагы очрашуны да билгеләп үттек. Көтеп алган милли бәйрәмебезгә үз осталыкларын күрсәтергә килгән Ялутор, Вагай, Аромаш районнары «Уңган хатын-кызлар»ы белән дә бик шатланышып күрештек.

Яхшы эшләр башкару, нәтиҗәләргә ирешү үзе бер милли хәрәкәт ул. Ә инде күңел биреп башкарган эшләребезне күреп бәяләсәләр –  бу инде икеләтә шатлык. Шаулап-гөрләп торган Сабан туе барышында зур сәхнәдә Төмән өлкә Думасы депутаты Лариса Цупикова осталарны, активларны бүләкләве һәрберебезгә горурлык хисләре тудырды һәм уңышлы коллегаларыбыз өчен бик шатландык. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен онытмый, мәдәниятен, телен саклап киләчәк буыннарыбызга җиткерүдә олы эш алып барган хөрмәтле хатын-кызларыбызга, ялкынлы  яшьләребезгә зур рәхмәтләр белдерәбез. Башлаган һәр эшләрегез уң булсын!

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

P.S. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина да рәхмәтләрен юллады: «Кече сәхнәнең алып баручылары: «Уңган хатын- кызлар» клубы җитәкчесе Зәкия Сәитованың һәм «Татар яшьләре берлеге» активисты Хәдия Хөрмәтуллинаның чыгышларын аерым горурлык белән билгеләп үтәсе килә. Алар концерт программасын лаеклы уздырдылар һәм кече сәхнәнең чын бизәге булдылар.

Шәһәр халкын һәм өлкә Сабантуе-2024 кунакларын клубның осталары Римма Сәфәрова, Нурия Сабитованың мастер-класслары битараф калдырмады. Хәлимә Фәйзуллина сәүдә ноктасында кулдан эшләнгән милли колоритлы эшләнмәләребезне тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, матурлык тудыру өчен вакытларын кызганмаган Кадрия Әхмәтова, Нурия Сабитова, Римма Сәфәрова, Маидә Сайтмәмәтова, Зәкия Сәитова, Һадия Хөрмәтуллина, Регина Исмәтуллинага рәхмәт җиткерәм. Тырыш хатын-кызлар эшен Төмән өлкә Думасы депутаты Лариса Дмитриевна югары бәяләп, бик рәхәтләнеп бер матур изү дә сатып алды.

Безнең волонтерларыбызга – транспорт өчен җаваплы өлкә татар автономиясе советы рәисе урынбасары Рамил Әминовка, «Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге» активистлары Исмаил Моратовка, Рифат Байнашевка, Азат Баталовка, Аделина Ибәтуллинага, Рената Тлеубаковага, Аделия Абдрашитовага аерым рәхмәт әйтәсе килә, алар Сабантуй мәйданчыкларында уеннарны һәм спорт ярышларын оештыруда алыштыргысыз ярдәмчеләр булдылар. Клуб әгъзалары Мәсхүдә Дәүләтшина, Кадрия Әхмәтова районнардан килгән делегацияләрне тукландыруны оештыруда булышулары өчен олы рәхмәткә лаек», – диде ул.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*