tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа китап тәкъдир ителде
Яңа китап тәкъдир ителде

Яңа китап тәкъдир ителде

Яңа фәнни, тарихи китап презентациясе Тубыл шәһәренең Наместник сараенда үтте. «Морза Колмәмәтьевлар. 1 нче китап. Хакимият һәм куәт. (XVII-XVIII гасырлар)» дип исемләнгән яңа китапның авторы – Россия фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских. Авторны котларга хакимият вәкилләре, 100дән артык кунак, якташлары, коллегалары килгән иде.

Чарада милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр эшләре бүлеге башлыгы Вилдан Якупов, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Данияр Әхмәтов, Тубыл шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов авторны котлап китапның мөһимлеге, кирәклеге турында әйттеләр.

31-2

Чарада Себер тарихында әһәмиятле эз калдырган атаклы Колмәмәтьевлар нәселенең күпсанлы вәкилләре, галимнәр, төбәк мөселманнары дини идарәсе рәисе, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов, Сабанак мәчете хәзрәте Шәриф хәзрәт Бохартдинов, ветеран укытучылар, массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, тарих белән кызыксынучылар, туган якны өйрәнүчеләр, Сабанак авылыннан милләттәшләребез катнаштылар. Үзенең фәнни, иҗади хезмәте турында Зәйтүнә Абдрәшит кызы: «Китап 120 данә тираж белән чыкты. Тарихи һәм архив документларга таянып язылган, себернең танылган һәм абруйлы ыругы булган татар морзалары Колмәмәтьевлар турында беренче фәнни хезмәтләрем 1998 нче елда чыккан иде. Себердә Ислам дине традицияләрен саклауда Колмәмәтьевларның роле, шулай ук аларның Россия дәүләтенә хезмәт итүдәге эшчәнлекләрен күрсәткәне турындагы яңа китап күпьеллык тикшеренүләргә, фәнни чыганакларга, документларга, туганнарның хатирәләренә нигезләнгән, Тубылның тагын бер бай тарихи битен ачкан зур фәнни хезмәт. Китапның рецензентлары танылган галимнәр: тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловка (Казан), Фаил Сафин (Уфа), тарих фәннәре кандидаты Светлана Моратова (Тубыл), китапның редакторы – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка (Казан) рәхмәтләремне белдерәм. Китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән татар дворяннар җыелышының Төмән бүлеге җитәкчесе Данияр Әхмәтовка рәхмәтлемен», – диде.

Презентация барышында чыгыш ясаучыларга автор Зәйтүнә Тычинских һәм Данияр Әхмәтов бүләккә яңа китапны тапшырдылар.

Туган ягы, якташлары турында күп мәгълүматны җыеп, туплап китап чыгару зур хезмәт таләп итә. Бу китапның әле дәвамы да булыр. Изге эшләр башкаручы китап авторы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләребезне юллап, киләчәктә дә фәнни эшендә яңа уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*