tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдат аналарын хөрмәтләделәр
Солдат аналарын хөрмәтләделәр

Солдат аналарын хөрмәтләделәр

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә корбан мәҗлесе узды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның аналары һәм хатыннары чакырулы иде.

Димитровградның Җәмигъ мәчете мәхәлләсе СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мәхәллә мөселманнары гуманитар ярдәм җыеп фронтка озаталар. Ә солдат аналарын, хатыннарын һәм балаларын мәчеткә ифтар, корбан мәҗлесләренә, төрле очрашуларга чакырып хөрмәтлиләр, бүләкләр белән сөендерәләр. Менә бу юлы да Ватан геройлары якыннарының урыны түрдә иде.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын, батыр, курку белмәс ир-егетләребезнең сугыш кырыннан җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога кылдырды. Ватанны, Туган илне дошманнан саклау – һәрбер мөселманның изге бурычы, шуңа күрә без сугышка киткән якташларыбызны догадан калдырмыйбыз, диде Ильяс хәзрәт.

Ә Мәләкәс районы хакимият башлыгы Михаил Сенюта, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров, Димитровград шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Мокшанцева, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, Ватан геройлары гаиләләре комитетының региональ бүлеге җитәкчесе Альбина Кипчатова һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Туган илебезне неонацистлардан саклаучы егетләребезнең якыннарына сабырлык, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр. Фронттан бары тик шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын, һәркайсыгызны кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен, диде шәрәфле кунаклар.

“Районыбыз имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Мухутдиновның тормыш тәҗрибәсе гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Ул теләсә нинди эшне дә оста, нәтиҗәле итеп оештыру сәләтенә ия. Мөселманнарның бердәмлеген, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту юнәлешендә зур эшләр башкара. Россия язмышына битараф булмаган кешеләр, юмарт эшмәкәрләр, волонтерлык оешмалары ярдәменә таянып СВО зонасына озату өчен гуманитар ярдәм җыя. Солдат аналарын, тормыш иптәшләрен һәм балаларын, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын чакырып мәчеттә ай саен диярлек мәҗлесләр, төрле очрашулар үткәрә. Туган илен һәм туган җирен чын ихластан яратучы дин әһеле, халыкны әйдәп баручы рухи лидер менә шундый булырга тиеш”,- диде Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта.

Ә СВОда катнашучыларның якыннары илебез сагында торучы солдатларның телефоннан шалтыраткан саен шәһәр, мәчет тормышындагы яңалыклар белән кызыксынулары һәм гуманитар ярдәм җибәреп торган өчен мөселманнарга рәхмәт әйтүләре турында сөйләделәр. Менә бүгенге очрашуга чакыруыгыз турында ишеткәч тә чиксез сөенделәр, диде моңсу аналар.

Ильяс хәзрәт Мухутдинов күркәм очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен юллады. Без – күп милләтле һәм күп динле Россия халкы, шатлыкта да, кайгыда да бергә һәм бердәм булсак, теләсә нинди явыз дошманны да җиңәчәкбез, диде ул.

Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*