tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады

Сафәр аеның 5 нче көнендә (9 августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-мәгърифәтчелек курсларын мастер-класс белән тәмамлады. Алар өчен “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева интерьер композициясе буенча мастер-класс үткәрде. Һәр кыз эксклюзив чәчәк бәйләме ясады.

Балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән иде: алар өчен фокусчы чыгыш ясады, кызлар, мультфильм карап, фикер алышты, чәй эчте.

Ахырдан фонд хезмәткәрләре балаларга хәер-фатиха сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр өләште.

Әлеге курслар “Зәкят” фонды карамагындагы балалар өчен оештырылды. Анда фонд күпбалалы, әниләре үзләре генә бала үстерүче һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балалы гаиләләрдәге кызларны чакырды.  Курслар бу гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды, чөнки аларның мондый чаралар өчен түләү мөмкинлеге юк.

Җиде көнлек программада ислам белән бәйле дәресләр, рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү чаралары, физкультура, көндәлек зарядка, төрле мастер-класслар, күчмә чаралар каралган иде.

Шулай итеп, кызлар фондның төрле хәйрия чараларында катнаштылар; «Maza Park» күңел ачу үзәгендә, «КидСпейс» һөнәрләр шәһәрендә булды; катамараннарда йөрде.

«Зәкят» фонды бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*