tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта хәрбинең улына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр
Актанышта хәрбинең улына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Актанышта хәрбинең улына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланып китте. Инде беренче ярдәм кулы сузучылар да бар. Бүген Иске Байсар авылы егете, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче якташыбыз Ирек Бәйрәмовның улы Радмирга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясенә Иске Байсар авыл җирлегендәге барлык оешма-предприятиеләр кушылды. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Ирек Бәйрәмовның улы Радмир авылдашлары ярдәме белән мәктәп кирәк-яракларына ия булды. Радмир яңа уку елында мәктәпкә өр-яңа костюмнан, галстуктан барачак. Шулай ук дәфтәрләр, альбом, ручка, карандаш һәм башка канцелярия әйберләре тулы сумкасы да бар аның хәзер.

Иске Байсарның горурлыгы, районыбызның батыры  Ирек Бәйрәмов өч бала әтисе. Тормыш иптәше Регина белән Адилә, Радмир, Ясминә исемле ул-кызлар үстерәләр. Олы кызлары Ясминә  быел технология техникумына укырга керде. Радмир 4 нче класска бара. Ясминә әле балалар бакчасына йөри.

Радмирны мәктәптә сыйныфташлары, дуслары, укытучылар да бик ярата. Егет яхшы укый, спорт бн шөгыльләнә, аеруча хоккей уенын үз итә. Киләчәктә әтисе кебек батыр, көчле, физик яктан сәламәт булып үсәргә тели.

Бүген Радмир гаиләдә әнисенең терәге, кечкенәрәк булса да, өйдә ул бердәнбер ир заты. Әтисе Ирекне бик сагына балалары, тик нәкъ менә әтиләре кебек геройларның ил сагында торуы Россиянең киләчәге- балаларның тыныч күк йөзе астында яшәве өчен кирәк шул.

Ирек үзе бик актив позицияле граждан, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтуга авылдашлары да аның белән күрешергә, аралашырга килеп җитә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына яшь буын белән очрашуларга чакыралар. Өченче отпускасына кайтыр вакыт җиткәч кенә Ирек яраланып госпитальгә эләкте.   Регина белән балалар бик борчылдылар. Аларның әтиләренә озын гомер, тизрәк сәламәтлек теләп ялваруларын Аллаһы Тәгалә ишетте, акрынлап солдатыбыз аякка басты. Соңыннан авылга кайтып, гаиләсе янында, туган өендә сәламәтлеген ныгытты. Бүген Ирек Бәйрәмов кабат яу кырында. Гаилә башлыгы белән еш булмаса да, хәбәрләшеп торалар, «Әлегә бар да әйбәт!» дип тынычландыра әтиләре.

Менә шундый күз алдындагы батыр рухлы гаиләгә авылдашлары беркайчан да битараф булмады. Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм озатуда да саллы өлешләрен кертеп киләләр. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясеннән дә читтә калмадылар. җыелган акчага нәкъ Радмирга яраклы кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары сатып алдылар. Әлеге бүләкләрне Радмирга Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, мәктәп директоры Рамил Сәлахов тапшырдылар. Радмирның әнисе Регина барлык ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Игелекле гамәлегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, байсарлылар! Барлык райондашларны  катнашып «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясенә катнашып мохтаҗларга булышуларын теләп калабыз!

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*