tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы мөхәррире «Калеб» тапшыруы турында: Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут
«Тәртип» радиосы мөхәррире «Калеб» тапшыруы турында: Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут

«Тәртип» радиосы мөхәррире «Калеб» тапшыруы турында: Талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Калеб» тапшыруына кемнәрне чакырулары турында сөйләде.

«Киләсе килеп тә, китермәгән кешеләр бар. Анысын яшереп тормыйм. «Тәртип» радиосы һәм «Калеб» тапшыруының үзенең худсоветы бар. Монда бернинди акча, ротация турында да сүз бармый. Аның үзенең эчке таләпләре бар. Ләкин талантлы яшьләргә һәрвакыт яшел ут», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Калеб» тапшыруы алып баручысы Миләүшә Ризванова бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында укуын, билгеле шәхесләр, яшь иҗатчылар белән һәрвакыт аралашып торуын, төрле проектларда күрешүен әйтте.

«Аларны «Калеб» тапшыруына чакырам. 2022 елдан үзләре дә тәкъдим итеп, шалтыраталар. «Бездә шундый егет, кыз бар, аларны чакырыгыз әле, ишетсеннәр иде, сөйләсен иде», – диләр. Бик рәхәтләнеп чакырабыз», – диде ул.

  • «Тәртип» радиосы, ун еллыгы уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклын дәвам итә. «Тәртип» радиосында бара торган, аның белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган «Калеб» тапшыруына да ун ел. Шул уңайдан, 22 августта 19.00 сәгатьтә Чулпан мәдәният үзәгендә талантлы яшьләр катнашында «Тәртип»ле «Калеб» концерты була.
  • Концертта Илнар ШәрәфетдиновМөнир МардановНаилә НизамиеваНәзирә ХөсәеноваРуслан ГаббасовБулат НәҗиповМиләүшә ЗакироваГөлия ЗәһретдиноваАйзилә ГарифуллинаРүзәл ШакировИлдар СафинСамат Мөхәмәтҗанов һ.б. җырчылар катнаша. Биючеләрдән – Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәлахов, «El Deseo» бию төркеме.
  • Инструменталистлар: Ильяс КамалИльяс ФәрхуллинДәниф СафиуллинАйбулат ХарисовЗилә Гайнуллина. Нәфис сүз осталары һәм шагыйрьләр: Айзат ВахитовБулат ИбраһимовАйнур ГәрәевГөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак. Концертны Миләүшә Ризванова һәм Зөлфәт Вәлиуллин алып барачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*