tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида татар мәдәнияте бәйгесе
Омскида татар мәдәнияте бәйгесе

Омскида татар мәдәнияте бәйгесе

Илдә катлаулы хәл булуына карамастан, тормыш үз җае белән бара, бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрелеп тора. Июль аеның азагында гына Бөтендөнья татар конгрессы Омскиның өлкә Хакимияте белән берлектә икенче Иртыш буе Сабантуен Омскида үткәргән иде. 10, 11нче август көннәрендә исә, Омскиның “Ышаныч” татар мәдәнияте үзәге тарафыннан күптән планлаштырылган чара – “Без бергә” дип исемләнгән регионара фестиваль – конкурс үткәрелде. Анда Омски өлкәсе үзешчәннәреннән башка Кемерево, Новосибирск,, Томск өлкәләреннә, Павлодар шәһәреннән (Казахстан), җәмгысе 80 катнашучы булды. Бәйге Омск Шәһәр Хакимияте гранты средствосына оештырылды.

Мәртәбәле жюрины Татарстанның халык артисты Вәис Бәйрәмов җитәкләде, жюри составында, Омскида “Шәһәр Сабантуе – 2022″дә катнашып, Омск тамашачысының мәхәббәтен яулап өлгергән җырчы Лилия Гыйматдинова, Новосибирск өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәшидә ханым Хамзина, Кемерово шәһәренең “Дуслар” ансамбле җитәкчесе Мансур әфәнле Саттаров, Омскидан татар җәмәгатьчелеге активы хезмәткәре Зөбәрҗәт ханым Шөгерова булдылар. Ассызыклап үтәргә кирәк, оештыручылар БТК Башкарма комитетына, һәм әлбәттә, Казаннан килеп жюри эшендә катнашып, һәм дә үзләренең чыгышлары белән бәйгенең гала-концертына ямь өстенә ямь өстәүче сәнгать осталары – Вәис Бәйрәмовка һәм Лилия Гыйматдиновага чиксез рәхмәтләрен белдерә.

Инде бәйгенең эшенә, нәтиҗәләренә килгәндә – татар мәдәнияте бәйгесендә нәфис сүз номинациясе булмады, конкурс асылда җыр буенча булып чыкты. Шулай да, Курган өлкәсенең Шатров районы Кызылбай авылы клубы үзешчәннәре, талантлы гаилә – Әделгәрәй һәм Зәнфирә Сүрмәтовлар төрле уен коралларында уйнаулары белән хөкемдарларны да, тамашачыларны да сокландырды. Омск өлкәсе, Омск районының Петровка авылы клубы каршында эшләүче “Сударушка” бию коллективы татар биюләрен оста итеп башкаруы белән көчле алкышлар яулады. Хөкемдарлар бу ике – уен коралларында уйнау һәм бию номинацияләрендә Петровка һәм Курган өлкәсе сәнгатькәрләренә җиңүче дипломнарын тапшырдылар да. Катнашучылар Донбасстан да булды. Донецкиның Тарас Шевченко исемендәге Мәдәният йортында эшләүче “Без бергә, Донбасс татарлары” фольклор ансамбле бәйгедә читтән торып катнашты, һәм нәтиҗәдә, гран-при бүләген яулады.

Гомум алганда, бәйгедә 80 катнашучы – җиде ансамбль, парлы җырчылар, ялгыз башкаручылар булды.

Вокал номинациясендә канашучылар яшь буенча ике номинациядә: 16 яшьтән 35 яшькәчә, һәм 36 яшьтән өлкәнннәр ярышты. Һәммәсенең чыгышы сокландыргыч булды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. “Без бергә” – “Мы вместе” фестиваль- конкурсы Себер ягы татарлары арасында талантларга бай шәхесләрнең бихисап булуын күрсәтте. Анда “Ак калфак”, “Су буйлап”, “Каз канаты” кебек, һәм башка татар халык җырларының башкарылуы, халкыбыз җырларының онытылмыйча, буыннар аша яшәп килүен күрсәткәндер…

Җыр номинациясендә призлы урыннарны Омскиның “Ышаныч” мәдәният үзәге “Ләйсән” ансамбле җитәкчесе Денис Сиганов, өлкәнең Колосовка район үзәге Мәдәният җырчысы Алсу Осмаева, Тара районыннан Азамат Гайнуллин,, Омскиның “Ләйсән” ансамбле җырчысы Юлия Шихова, ансамбль җитәкчесе Денис Сиганов, яулады. Конкурста катнашып, үзләренең төрле, үзенчәлекле тавышларын ишеттергән җырчыларның – Кемерово өлкәсеннән килгән Зөһрә Вегнерның, өлкәнең Тевриз районы җырчылары Регина Чалимованың, Алия Муратрваның, Зәлфирә Мучипованың һәм Нурия Аптрахимованың, Омски җырчысы Зәкирә Агабекаваның, Новосибирск өлкәсе Колывань районыннан килгән Лилия Вальтерның, Тара шәһәреннән – Альмира Гайнуллинының, Олеся Саттарованың һәм башкаларның, татар җырын, татар моңын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарулары әле күңелләрдә озак сакланыр. Алдагы көннардә, булачак бәйгеләр дә уңышлар телик аларга.

Омскиның татар мәдәнияте үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*