tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә себер татарлары нигез салган Бөгрүдәлик авылы турында китап чыкты
Төркиядә себер татарлары нигез салган Бөгрүдәлик авылы турында китап чыкты

Төркиядә себер татарлары нигез салган Бөгрүдәлик авылы турында китап чыкты

Төркиянең Бөгрүдәлик авылы (Böğrüdelik Köyü) татары Рәхмәтуллаһ Куртаранның «Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте» («Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti») дип аталган китабы дөнья күрде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядә яшәп, иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура хәбәр итте. Китапны сылтамага басып укып була.

«Без берничә ел элек Төркиядәге себер татарлары корган авылда булган идек, авыл кешеләре белән аралаштык. Безне бик җылы каршы алдылар. Хәзер инде ул вакытта очрашкан татар абзыйларының кайберләре олыгаеп мәрхүм булдылар. Рәхмәтулла абый авылның күп белгән зирәк картларының дәвамчысы кебек. Ул, Төркия татарлары арасында үзенең активлыгы белән билгеле, Бөгрүдәликкә юлы төшкән һәр мосафирга капкасы ачык», – диде ул.

Аның әйтүенчә, кем килсә дә, Рәхмәтуллаһ Куртаран туган авылының тарихын аңлата, гореф-гадәтләрен өйрәтә. «Догасын әйтеп, изге теләкләрен җиткерә. Авылга бәйле һәр китап турында сөйләп горурлана. Без аның үзенең дә күп еллардан бирле китап чыгарырга тырышуын беләбез. Менә шушы тарихи, мәдәни басманы Төркия галимнәре белән бергәләп чыгара алуы зур хезмәт. Татар авылына бәйле рухи мирас фән өлкәсендә үзенә янә бер мәйдан ача дигән сүз», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Китапны Конья шәһәре муниципалитеты Культур аноним ширкәте (Konya Kültür A.Ş) нәшер иткән. Себер татарларының тарихын, мәдәниятен һәм социаль тормышын яктырткан басма чыгару проектының консультанты – профессор, доктор Җанәр Арабачы (Caner Arabaçı), басма редакторы – доцент, доктор Мәхмәт Гүк (Mehmet Gök).

Китапның кереш битләрендә Конья шәһәре мэры, Культур аноним ширкәте җитәкчесе Угур Ибраһим Алтайның сүзләре урын алган. Ул: «Татар мәдәниятенең детальләрен һәм һиҗрәтнең рәхимсез шартларын хис итеп укырлык хезмәтне сезгә җиткерүебезгә шатбыз. Тарихның бер бүлеген яктырткан китапта, бигрәк тә Коньяның кунакчыллыгын һәм татарларның аңлатып бетерә алмаслык көчен күрерсез. Китапны чыгаруда хезмәт куйган һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм», – дип, китапны укучыларга тәкъдим итә.

Алга таба галим, язучы Җанәр Арабачы фикерләре белән танышырга мөмкин. Ул басманың әһәмиятен түбәндәге сүзләр белән ассызыклый: «Бөгрүдәликнең һәм, меңнәрчә чакрым ерактагы Себердән килеп, Анадолуның бавырына җирләшкән кардәшләребезнең тарихын, мәдәниятен тану, белү кирәк. Мөһәҗирләр җирләшкән Анадолуда күчмән хикәяләре, безне бербөтен һәм тере тотачак, чөнки тарих аң үсешенә ярдәм итә торган сыйфатларга ия. Тарихны язу, мәгълүматларны туплау – кулына каләм алучыларның бурычыдыр», – дип яза ул.

«Бөгрүдәлик авылы хакында шактый китап, фәнни эш, мәкалә язылды. Бөгрүдәликле Рәхмәтуллаһ Куртаран, басмалар чылбырына бик мөһим һәм «Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте» исеме белән яңа үзенчәлекле бер әсәр өстәде. Бу уңайдан озак вакытларга сузылган тырышлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән әсәрне язучы Рәхмәтуллаһ Куртаранны һәм басма редакторы Мәхмәт Гөкне тәбрик итү – бер вазыйфам», – дип Җанәр Арабачының сүзләрен төрек теленнән татар теленә Айзирәк Гәрәева-Акчура тәрҗемә итте.

Төрек телендә дөнья күргән татарларга багышланган китап өч бүлектән тора: «Себердән Анадолуга хиҗрәт хатирәләре», «Себердән Анадолуга ташылган мәдәният», «Себердән Бөгрүдәлик хиҗрәтенә бәйле сөйләшүләр». Моннан тыш, китапта себер татарлары бәетләре, авылда кулланылган мәкальләр, себер татарлары сүзлеге, тарихи фотолар, документлар урын алган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*