tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирле-хатынлы Хәсәновлар гомер буе спортны үз итеп яши
Ирле-хатынлы Хәсәновлар гомер буе спортны үз итеп яши

Ирле-хатынлы Хәсәновлар гомер буе спортны үз итеп яши

Көн саен иртән иртүк Әгерҗегә эшкә бару уңаенда Иж-Бубый урамы буйлап йөгерергә чыккан бер гаиләгә юлыгасың. Ренат–Любовь ХӘСӘНОВлар ул. “Биш тулып унбиш минут китүгә үк йөгерергә чыгабыз инде без”, – диләр алар.

Кышын Әгерҗедә фатирларында, җәен Иж-Бубыйдагы йортларында яшиләр алар. Кайда гына булсалар да спорт белән шөгыльләнүдән туктамыйлар.

–    Әгерҗедә мөмкинлекләр күбрәк. Стадионда тренажерлар да бар. “Орешник” паркы буйлап та йөрибез. Кышын чаңгыда да чыгабыз. Ничек кенә булмасын, тулаем алганда, көн саен 20 чакрымга якын юл узабыз. – диләр. – Анда безнең кебек спортны үз итүчеләр күп. Бер-беребез белән аралашудан да рәхәтлек алабыз.

–    Хәтерегездә булса, коронавирус вакытында бер мәлне паркларга керүне дә тыйдылар. Без шул чакта да анда йөрү җыен таба идек. Спорт белән шөгыльләнүдән безне коронавирус та туктата алмады, – дип елмаялар.

–    Ә менә Иж-Бубыйда йөгерер өчен урын азрак, – дип дәвам итә Любовь Хәсәнова. – Яңгыр яумаган чакларда без Югары Иж-Бубыйга кадәр барабыз.

Тимер юл янында тукталыш ясап, 10-15 минут тирәсе иртәнге зарядка ясыйбыз. Аннан юлыбызны дәвам итәбез.

Шул рәвешле, иртәнге якта гына да 5-6 чакрым юл урыйлар алар. Кичен тагын шулай ук кабатлыйлар.

–    Ә яңгыр явып, Югары Бубыйга керә алмаслык булган чакта Иж-Бубый авылы тирәли генә әйләнәбез. Ул чакта юлыбыз кыскара, – диләр. – Ничек кенә булмасын, бер көн дә чыкмый калмыйбыз. Кайчак чыкмаска да уйлыйбыз. Әмма организм үзе таләп итә, ниндидер эчке тавыш “тор, йөгерергә чык”, дип чакыра.  

СПОРТКА МӘХӘББӘТ – КЕЧКЕНӘДӘН

Спортка тартылулары кечкендән үк озата бара аларны. Иж-Бубыйда туып үскән Ренат та, тумышы белән Пермь краеннан булган Люба да мәктәптә укыганда ук төрле спорт чараларында актив катнашалар. Катнашып кына калмыйлар, призлы урыннар да алалар.

1977 елда Любаны язмышы Иж-Бубыйга СМПга эшкә алып килә. Шунда ук хезмәт куйган шушы авыл егете Ренат белән дә эш урыны очраштыра аларны. Быел июль аенда бергә яшәүләренә 45 ел булган.

–    Россиянең төрле төбәкләреннән СМПга эшкә килгән башка яшьтәшләребез кебек үк без дә баракларда яшәдек. Гомеребезнең иң күңелле вакытлары иде ул.

Нинди генә мәдәни, спорт чаралары оештырылмады оешмада?! Без, әлбәттә, аларның уртасында кайнадык, – дип сөйлиләр.

Ренат абый гомере буе СМПда эшләп лаеклы ялга китә. Ә Любовь Хәсәнова 25 ел Әгерҗе станциясендә дежур булып эшли. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә ул әлеге оешманың ветераннар советын җитәкли.

Чыганак: agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*