tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә бара.

Сәфәр барышында ул Әстерхан шәһәренең Тукай исемендәге 74 нче номерлы мәктәбендә һәм «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте офисында булыр дип көтелә.

Шулай ук Милли Шура рәисе «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарада һәм «Каспий сезоннары» халыкара классик сәнгать фестивален ачу тантанасында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*