tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иманлы балалар
Иманлы балалар

Иманлы балалар

Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчетендә быел да балалар өчен динебез нигезләрен өйрәнү буенча җәйге курслар эшләде.

Җәйге курсларга мәхәллә халкының балалары һәм оныклары йөргәннәр. Алар Ислам дине нигезләрен өйрәнү белән генә чикләнмичә, төрле кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда да катнашканнар. Татар теле дәресләре малайлар һәм кызларда аеруча зур кызыксыну тудырган. Татар хәрефләрен укырга һәм язарга, әти-әни, әби-бабай дип әйтергә, исәнләшергә өйрәндек инде, ди мәхәллә мөгаллимәсе һәм абыстае Сания хаҗия Хисамутдинова.

“Әгәр милләтебез һәм динебезнең киләчәге, мәхәлләбез һәм мәчетебезнең иртәгәсе көне турында уйлыйбыз икән, балалар, яшь ата-аналар белән ныклап торып эшләргә, аларны дин юлына тартырга бурычлыбыз. Гаиләләрендә Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танырга өйрәнгән балалар җәйге курсларга бик теләп, ашкынып йөриләр. Күбесендә гарәп графикасы нигезендә уку һәм язу осталыгы бар. Аятьләр һәм сүрәләрне, төрле догаларны тиз арада отып алып, исләрендә калдыралар. Без бергә утырып чәй эчәбез, татар ашлары белән сыйланабыз. Мәчет сукмагын сайлаган балалар быел кечкенә атларга – пониларга да утырып йөрделәр. Оныкларының – нәсел дәвамчыларының дини курсларга йөрүенә әби-бабайлар бик тә шатланалар. Киләсе елда дини гыйлем алырга теләүче малайлар һәм кызлар саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез”,- ди “Ислам нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гиззятуллов.

Җәй айларында мәчеткә йөреп дини гыйлем алган балалар бүген мәктәпкә барырга әзерләнә. Дин дәресләрендә үзләштергән рухи һәм әхлакый тәрбия аларга яхшы билгеләргә генә укырга, тәртипле, кешелекле һәм игелекле булырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*